Зәлилә: Сәхнәгә башка исем белән чыгуымны әни аңлап бетермәде — «Шәһри Казан»

 

 

Аның кебекләр турында, сәхнәдә ут уйната, диләр. Яшь, чибәр, амбицияләре ташып торган әлеге туташ сәхнәдә күптәннән булса да, тамашачыга әле быел гына таныла башлады. Сүзем – Рәшит Ваһапов фестивале җиңүчесе Зәлилә хакында.

«Әни бераз кыенсынды»

«Ваһапов йолдызлары» квартетыннан Айсылу Габдинова киткәч, аның урынына Сарман кызын чакыралар. Сәхнә исеме дә бик үзен­чәлек­ле. Әти-әнисе биргән исеме исә Рузилә. Ә Зәлилә псевдонимын Рифат Фәттаховның кызы Айбикә тәкъдим итә. Хәтерләсәгез, татар халкында шундый җыр да бар бит. Хәтта берничә вариантта әле!

Кашың кара, кашың кара,
Кашыңа күз тимәсен;
Кашың кара, буең зифа,
Сине кемнәр сөймәсен!
Әлләрилә Зәлилә,
Гөлләрилә Зәлилә;
Зәңгәр чиләкләрен алып,
Суга бара Җәмилә.
Аклы ситсы күлмәгемнең
Итәге оясы бар.
Битләреңдә кояш уйный,
Ай гына коясы бар.

Рузилә-Зәлилә туташ та нәкъ җыр­дагы образга туры килә кебек тоелды миңа. Хәтта бераз чегән кызларына да охшаган үзе.

– Сәхнәгә башка исем белән чыккач, әни бераз кыенсынды, бөтенләй үк аңлап бетермәде төсле. Ник алай эшләдең, дип тә әйткәләде. Хәзер инде күнекте бугай. Барысы да мине Зәлилә дип йөри, – ди бала чактан ук сәхнәне үз иткән кыз.
Алты яшьләр тирәсендә ул хорео­графия белән шөгыльләнә. Үзе исә бу мәктәптә вокал дәресләре бирә торган укытучылар бармы икән дип тә уйланып йөри. Дәресләр башланыр алдыннан да залга алданрак килеп, көзге каршына басып җырлый торган булган. Беркөнне Рузиләнең җырлаганын бию укытучысы күреп ала һәм кызга җырларга киңәш итеп, вокал укытучысы белән таныштыра. Шул көннән алып Зәлилә һәм сәхнә аерылгысызга әверелә.
– Гаиләдә әбием дә, әнием дә бик матур җырлый. Әмма алар үз сәләтләрен бик күрсәтмәгән. Аннан соң икесендә дә оялчанлык бар. Алар үзләре дә минем чаялыгыма шакката. Энем дә чит телләрдә җырлар тыңларга, җырларга ярата. Тик табиб булырга хыяллана, биология фәнен үз итә. Мин – очып йөри торганрак, ә энем – җир кешесе. Аңа хәтта 15 яшь димәссең дә, бик җитди.

Җир кешесе дигәннән… Зәлиләнең бабалары да чын мәгънәсендә җир кешесе булган. Бабасының бабасы Сарман районында күмәк хуҗалык төзи. Бабасы да атказанган механизатор булган. Тик сәнгатьне бик яраткан, сәхнәләрдә чыгыш ясаган.
– Әбием гомер буе пешекче булып эшләсә дә, җырларга да, биергә дә яраткан. Ул мине бик сагынып, көтеп ала. Концертлар белән чыгып китсәм, бигрәк тә нык сагына. Үлеп сагындым, тәрәзә яныннан кайчан үтеп китәрсең икән, дип, мине көтеп утыра.
Оныкның үзенең дә әбисен яратуы күренеп тора. Гастрольләр, уку белән үрелеп барганга, яшь җырчының туган нигезенә кайтырга вакыты гына тар хәзер.
– Әнием – укытучы, шуңа да күбрәк вакытны әби белән үткәрә идем. Хореографиягә йөргән вакытта, әби мине мәктәптән каршы алыр­га килә иде. Ярты юлда күрешәбез дә, әби китаплар тутырган сумканы өйгә алып кайтып китә, миңа исә ашарга ризык биреп калдыра. Аның тәрбиясендә үсүем белән бик бәхетлемен, чөнки нәкъ менә әби мине ретро җырлар тыңларга, бөек җырчылар концертларын карарга өйрәтте. Ул миңа ышана. Син алай эшләмә, болай итмә дими. Ә менә шәхси тормышта киңәшләрне еш бирә. Егетләргә кагылышлы фикерләрен дә әйтә. Сиңа йөрергә иртәрәк әле ди, кайчагында вакыт инде дип тә куя, – ди Зәлилә.

Егетләр дигәннән, Зәлилә әле шәхси тормышы хакында уйламый. Хәзергә ул баш-аягы белән иҗатка чумган.
– Ике әйберне дә бергә алып барып булмыйдыр: йә шәхси тормыш, яки инде – карьера. Кешең туры килүе дә кирәк. Сине аңлаучы булса, мин бик риза, тик андыйлары аз бит аның. Ышану кирәк. Бөтен нәрсә ышанудан тора дип саныйм. Күпләр, артист белән артист яши алмый, ди. Ә миңа калса, киресенчә, янәшәмдә иҗат кешесе булырга тиештер дип уйлыйм, – ди Зәлилә.

Иҗат кешеләре еш гашыйк булучан. Әгәр дә аларда андый хис тумаса, алар иҗат итә алмас та иде сыман.
– Соңгы арада гашыйк булганым юк, чөнки эшкә чумдым. Ә моңа кадәр егетләр белән дә йөргәләдем. Егетләрдә мине акыл җәлеп итә. Андый кеше белән көнозын сөйләшеп утыра алам. Ә менә юньсез, теләсә нәрсә сөйли торган кешеләр белән аралаша алмыйм. Үзем китап укырга, шигырьләр сөйләргә яратам. Шигырь укыганда да, аның һәр сүзенең мәгъ­нәсенә төшенергә тырышам. Юньсез шигырьләр сайламыйм. Шигырьдә ниндидер мантыйк булырга тиеш. Узган ел көллияттә безгә сәхнә телен өйрәттеләр, шигырьләр дә ятларга туры килде. Шигырьне укыйм-укыйм, әмма аңламыйм. Укытучым исә, 200-300-400 тапкыр укы, ди. Аннары укыган саен төшенә башладым. Уйлата, тормышта кулланырдай тәҗрибә бирерлек шигырьләрне үз итәм.
Зәлилә Сания Әхмәтҗанова иҗатын бик ярата булып чыкты. Шулай ук рус телендә Ах Астахованы, Лев Толстой, Федор Достоевскийны яратып укый. Иң яратканы – Михаил Булгаков. Аның «Мастер һәм Маргарита» әсәрен генә дә биш-алты тапкыр укыган, фильмын да әллә ничә тапкыр караган.

«Татар эстрадасын тыңламыйм»

Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивалендә катнашканчы, Зәлилә татар эстрадасын гомумән тыңламый торган булган.
– Легендар җырчылар Әлфия Авзалова, Илһам Шакировны тыңлый идем. Хәзерге эстрада ошамый һәм аны тыңлаудан мәгънә юк. Ул җырлар барысы да бертөрле бит! Тыңламавың яхшырак. Хәзер шул өлкәдә эшли башлагач, күзәтеп барырга туры килә, билгеле. Үзем джаз тыңларга яратам. Элек татар эстрадасында җырчылар бармак белән генә санарлык булган. Аларны тыңларга да, танырга да, күрергә дә була. Хәзер исә көн саен бер йолдыз туа, – ди яшь җырчы.
Рәшит Ваһапов фестиваленә килгәндә, бу бәйгедә катнашырга аны укытучысы күндерә. Зәлилә бик озак киреләнә, үз-үзенә ышанмый. Анда бит нинди профессиональ җырчылар чыгыш ясый, дип уйлый. Әмма укытучысы катнашып карарга үгетли һәм кыз җиңеп чыга. Бәлки җырчы кызның тавышы башка катнашучыларга караганда «йомшаграк»тыр да. Әмма жюри аның сәхнәдә үз-­үзен тотышын, харизмын, артистлык сәләтен югары бәяли. Чөнки ул тамашачыны авызына карата белә.

…Язмыштан узмыш юк, ди халык. Кайчандыр Зәлилә иҗаттан качып, 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Әлмәт шәһәрендәге политехник техникумына укырга кереп, хисапчы һөнәрен үзләштерергә ниятли. Әмма гариза бирү вакыты узу сәбәпле, өлгерә алмый кала. Әлеге техникум янында музыка көллияте була. Шулай язмыш аны үзеннән-үзе әлеге көллияткә китерә һәм ул кабат музыка дөньясына чума.

– Үз-үземә карата бик таләпчәнмен. Башкаларга карап, үземне тәрбиялим. Әгәр дә бәйгедә җиңеп, шундый кешеләр белән эшләвемне алдан белгән булсам, башта ук катнашырга теләр идем бәлки. Чөнки башта бик куркып калган идем. Миңа бәхет елмайды, чөнки һәр кешегә дә мондый әйбер тәтеми.
Фестивальдә җиңү Зәлиләнең тормышын бик нык үзгәртә. «Рәшит Ваһапов фонды» белән эшли башлау, Италиягә сәяхәт кылу, андагы тарихи урыннарда булу, чыгыш ясау Сарман кызының төшенә дә кермәгән хыял лабаса.

– Тарихны яратам. Китап тышлыгында гына күргән Колизейның эченә барып карадым. Минем өчен ул тарихи урыннарда булу үзе бер горурлык. Бар да кинодагы кебек. Авыз ачып калдым дисәм дә була. Бу минем өчен коллектив белән беренче сәяхәт иде, – ди Зәлия.
Моңа кадәр ваһаповчылар төркемендә Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбасов һәм Айсылу Габдинованы күрергә өйрәнгән халык Зәлиләне башта бик кабул итеп тә бетерә алмады кебек.

– Ә коллектив мине яхшы кабул итте, – ди җырчы. – Без яхшы аралашабыз. Яшь аермасы, тәҗрибә буенча аермалыклар бар, әлбәттә. Миңа бар да яңа. Җырлау дәрәҗәсе буенча да аларга җитеп бетмим әле, чөнки алар – институт тәмамлаган кешеләр. Ә мин әле көллиятне дә тәмамламаган. Аларның багажы зур, бөтен кешене дә беләләр. Алар – миңа, мин аларга ияләшергә тырышам.

Тәнкыйтькә килгәндә Зәлилә, күпчелек очракта аңа көлеп карыйм, ди. Дөрес, «Сарман» клибы халыкка тәкъдим ителгәннән соң, Зәлиләгә тәнкыйть язучылар шактый булган һәм кыз моны авыр кичергән. Хәтта тиешле эш белән шөгыльләнмим, ахры, җырламаскамы әллә дигән уйлар да килгән башына. Әмма продюсеры аны тынычландыра, әгәр дә барлык фикерләрне дә тыңласаң, тормышта бөтенләй бер нәрсә дә эшләмәскә кирәк, дип киңәш бирә.

– Кайчагында нәтиҗәләр дә ясыйм. Бәлки дөрестән дә шулай эшләргәдер дигән уйлар да килә, – ди җырчы кыз. – Әмма интернеттагы сәхифәләрдә язылган сүзләргә игътибар итеп борчылып йөргәнем юк. Ничек бар – шулай инде. Барысына да ошап бетеп булмый. Тормышта ничек – сәхнәдә дә мин шундый. Тамашачымны алдап йөрмим.
…Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале – күп җыр­чыларга канат ярып, зур сәхнәгә менәргә ярдәм иткән «оя». Зәлиләнең дә иҗат юлы дәвамлы булыр дип өметләнәбез. Шулай булсын!

Чыганак: Шәһри Казан,Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram