Рәүфәл Мөхәммәтҗанов җырчыларны сайлау буенча махсус агентлык кирәк дип саный

 

Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов җырчыларны сайлау буенча коммерцияле агентлык кирәк дип саный. Бу хакта ул парламентта Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында әйтте.

  • Утырышта катнашучылар музыка сәнгате дәрәҗәсе турында фикер алышты. Рамил Төхвәтуллин бүгенге эстрада сыйфаты түбән булуын билгеләп узды.

“Бүген базарда җырчылар күп булуын исәпкә алып, бәлки, коммерция эше белән шөгыльләнә торган агентлык булдырыргадыр. Шул агентлыкта җырчылар, бәлки, сәнгати сайланыш аша уза алыр иде”, — ди Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.

Аның фикеренчә, Мәдәният министрлыгы устав буенча берәр бинада матди-техник база булдырса, шулай агентлык барлыкка килер иде.

“Бөтен дөньяда базарда җырчыларны сатучы агентлар бар. Мин шоу-бизнесны күздә тотам. Бу сорауны өйрәнергә кирәк. Бу коммерция нигезендәге агентлык. Сез бина буларак кына катнашасыз, ә алар үзләре акча эшләргә тиеш”, — дип мөрәҗәгать итте Рәүфәл Мөхәммәтҗанов Мәдәният министрлыгы җитәкчелегенә.

Чыганак:Татар-информ

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram