Татарстан режиссерларының «Кире» фильмын федераль прокатка чыгарачаклар

 

 

Татарстан режиссерлары Рөстәм Рәшитов һәм Илсөяр Дамаскинның «Кире» фильмын федераль прокатка чыгарачаклар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына «Кино вакыты» дирекциясе җитәкчесе Альбина Нәфыйгова сөйләде.

«Мәскәүдә премьера буенча килешү бар, ул башкалада Яңа ел алдыннан узачак. Шулай ук без Түбән Новгород һәм Чиләбе өлкәләрендә, Забайкальеда да картинаны күрсәтергә планлаштырабыз», — диде Нәфыйгова.

Төбәк прокаты Татарстанның 10 мәйданчыгында Кино фонды тарафыннан субсидияләнгән залларда узачак. Аннары прокатчылар картинаны Башкортстанда күрсәтергә планлаштыра.

«Кире» — башка инструментлар, бигрәк тә зур маркетингка бюджет булмаганда, кирәк булган төбәк киносы», — дип өстәде агентлык әңгәмәдәше.

Сүз уңаеннан, лента дәүләт ярдәменнән башка шәхси инвестицияләргә төшерелгән.

«Татар-информ» элек Казанда «Кире» (Упертый) фильмының премьерасы узуын хәбәр иткән иде.

 

 

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

[instagram-feed]

Без социаль челтәрләрдә

Instagram