Бүген «Күңел» радиосы җитәкчесе Рүзилә Гатинаның туган көне.

«Күңел» радиосының беренче көннәреннән үк эшли башлап,бүгенге көндә дә биредә һәр эшне әйдәп баручы Рүзилә үзенең тырышлыгы,уңганлыгы,кыюлыгы белән күпләргә үрнәк булып тора.Нинди генә эшкә тотынса да аны башкарып чыгуы,олысы-кечесе белән  уртак тел таба белүе күпләрне сокландыра.Һәрвакыт хәрәкәттә булган радио тормышы өчен шундый җитәкче булуы зур табыштыр ул!

Аңа без киләчәктә дә бетмәс-төкәнмәс энергия,дәрт-дәрман,иҗат итеп яшэрлек көч-куәт телибез.Сау-сәламәт булып,уй-хыялларыңны чынга ашырып,мәхәббәтле тормышта яшә,Рүзилә!

Бәхеткәең охшаш булсын иде

Яңа яуган ап-ак карларга.

Фәрештәләр кунсын иңнәреңә

Туган көнең белән котларга.

Елмай әле,елмай!-Күзләреңнән синең,
Яшәу дәрте,очкын сүнмәсен.
Еллар агышында,җырлы язмышыңда,
Борчу-сагыш якын килмәсен.

Тынычлыгың булсын күңелеңдә,
Эшләрең дә барсын, гөрләсен.
Гомер буе синең йөрәгеңдә
Яшәү дәрте сүнми дөрләсен!

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram