Казанның тимер юл вокзалы этнографик диктант үткәрү мәйданчыгы булачак

 

 

Казанның тимер юл вокзалы беренче тапкыр «Зур этнографик диктант» акциясен үткәрү мәйданчыгы булачак, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.

«1 ноябрьдә Казан-1 вокзалында «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе узачак. Ул Халыклар бердәмлеге көненә туры китерелгән һәм җирле вакыт белән 11.00 сәгатьтә барлык төбәкләрдә дә башланачак», – диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Диктантта катнашучыларга 30 сынау биремен үтәргә кирәк булачак, шуларның 20се – барлык мәйданчыклар өчен дә бердәм, тагын 10сы — региональ биремнәр.

Катнашучыларның эшләре 100 баллы шкала буенча бәяләнәчәк. Акциягә йомгак 12 декабрьгә кадәр ясалачак.

  • Россиядә мәгърифәтчелек акциясе инде дүртенче ел рәттән үткәрелә. Узган ел Россиядән һәм чит илләрдән барлыгы 392 мең кеше катнашты. Россия халыклары турындагы белемнәрне онлайн режимда да тикшерергә мөмкин булачак.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

[instagram-feed]

Без социаль челтәрләрдә

Instagram