Татарстан Хөкүмәте яшәү минимумы күләмен үзгәртте

 

 

Татарстанда яшәү минимумы күләме үзгәрде. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган Татарстан Министрлар Кабинеты карары хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.

2019 елның өченче кварталында яшәү минимумы 9 295 сум булды. Хезмәткә сәләтле гражданнар өчен 9 920 сум булачак, пенсионерлар өчен — 7 604 сум, балалар өчен — 9 228 сум.

Икенче кварталда яшәү минимумы 9 450 сум иде. Хезмәткә яраклы халык өчен бу сумма 10 085 сум тәшкил итә. Пенсионерлар өчен 7 742 сум, балалар өчен 9 373 сум.

  • Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2020 елда Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы күләме 8 232 сум тәшкил итәчәк.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

[instagram-feed]

Без социаль челтәрләрдә

Instagram