Әниләребез җырласын!
Бик каты яратам мин үземнең тёщамның җырлавын❤️Рамиләгә өйләнүемнең төп сәбәбе дә-нәкъ менә әнисенең моңлы тавышына гашыйк булуым,дип яза җырчы Рамил Хайретдинов.
#рамильрамиляхайрутдиновлар
Сезнең дә әниләрегез шундый моңлымы?😍
Якынлашып килүче Әниләр көне уңаеннан “Күңел” радиосы яңа бәйге игълан итә📢Анда теләге булган барлык әниләр дә катнаша ала!!!😀
Кадерлеләребезгә бары бер таләп – алар радионың туры эфирына чыгып үзләренең җырга-моңга осталыкларын күрсәтергә тиеш🎵🎶
Иң оста башкаручылар 24 нче ноябрь Чаллының Арзан сәүдә үзәге янында үтәчәк концертта катнашу мөмкинлегенә ия булачак❣️❣️❣️
Бәйгегә старт бик тиздән…….🤫
12+