WorldSkills мирасын Казан үзмәшгульләрен укыту өчен файдаланырга җыеналар

 

«Без компетенцияләрнең махсуслаштырылган үзәкләре базасында үзмәшгульләр өчен махсус укыту программаларын оештыру һәм тәҗрибә уртаклашу өчен стажировка мәйданчыклары булдырыр идек. Бу җитештерү күләмен арттырырга, студентларны эшмәкәрлек эшчәнлегенә җәлеп итәргә һәм чемпионат өчен [WorldSkills] сатып алынган җиһазларны тулысынча файдаланырга мөмкинлек бирәчәк», — дип саный Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров.

Ул тиешле мөрәҗәгать Татарстан Мәгариф министрлыгына җибәрелгәнлеген әйтте.

Элегрәк WorldSkills катнашучылары кулланган заманча җиһазның республика көллиятләрен һәм техникумнарын киләчәктә җиһазландыру өчен кулланылачагы билгеле булган иде.

  • WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә агымдагы елның 22-27 августында узды. Россия медаль зачетында да, җыелган балларның гомуми саны буенча да икенче урынны алды. Барлык күрсәткечләр буенча да Кытай милли җыелма командасы җиңү яулады.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram