Зәйнәб Фәрхетдинова: “Оригиналь булу юбкаңны күтәреп күрсәтү түгел”

 

Автор: Алинә АЙДАРОВА
Фото: Александр Эшкинин
Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова тамашачысына “Үзгәрдек” дигән тамаша тәкъдим итте. Элек җырчы Зөфәр Билалов белән уртак концерт куя иде. Кызык, ни өчен Зәйнәб апа хәзер үзе генә концерт куярга уйлады икән? Зөфәр абый хатынына юл бирергә булганмы?

“Оригиналь булу юбкаңны күтәреп күрсәтү түгел”

Концерт алдыннан Зәйнәб апа белән сөйләшеп алдым.

— Сез һаман да искиткеч чибәр… Нәрсә үзгәрде, Зәйнәб апа? Бүгенге Зәйнәб белән элеккеге Зәйнәб нәрсә белән аерыла?

— Мин генә түгел, дөнья үзгәрде. Миңа хәзер 25 тә, 35 тә түгел. Олы улыма 25 тулды. Шуңа күрә үзгәрешләрсез булмый. Һәм үзгәрүнең бер начарлыгы да юк дип уйлыйм. Элек җырлаган җырларымны гел башкарырга димәгән бит. Мин шул ук бер әйберне эшләргә яратмыйм да. Күп әйбер үзгәрде инде, ләкин алар сер булып калсын, ярыймы?!

— Нишләп концерт бары тик сезнеке? Зөфәр абый үпкәләмиме?

— Уйлаштык та, минем концертымны куярга булдык. Зөфәр абыең үпкәләми. Ул миңа гел ярдәм итеп кенә тора.

— Зәйнәб апа, бүген сәхнәдә популяр булу авырмы?

— Әйе, бер дә җиңел түгел. Һәрвакыт зур тырышлык белән тагын да эзләнеп сине популярлаштырган тамашачыга имиджыңны, җырларыңны тәкъдим итеп торырга кирәк.

— Җырчылар үзара дусмы?

— Иң беренче чиратта, нинди генә һөнәр кешесе булма син, бер-береңә хөрмәт кирәк. Менә шушы очракта дуслык барлыкка килә. Әгәр синең алдыңда елмаеп, артыңда чәйнәп йөрсәләр… Ә бу очраклар, кызганыч, була. Сине дошман күргән кеше белән дуслашып булмый. Аның синең турында нинди фикердә булуыңны барыбер килеп әйтүчеләр табылачак. Сүз барыбер сиңа килеп җитәчәк. Олыларны олы, кечеләрне кече итә белү кирәк. Менә бу татар халкының әйткән сүзе һәм ул мәңгелек!

— Җырчылар, әйтик, язучылар кебек, берләшә алырмы?

— Бу темага җырчылар сөйләшеп алган иде. Берләшкән оешмалар бар бит. Филармонияләр, мәсәлән. Әгәр дә җырчыларның берлектә эшлиселәре килсә, алар әлеге оешмаларда эшли алалар. Менә сиңа берлек барлыкка килә.

— Элекке җырларны заманча аранжировкага башкаруга ничек карыйсыз?

— Җырларны заманча итеп җырлауга мин бик яхшы карыйм, чөнки иҗат алга таба бара, бер урында гына тормый. Һәрбер иҗатчының элекке җырларны яңача яңгыратасы килү теләге туа. Бүгенге заманга туры килгән аранжировкаларга җырлаган җырчыларның бер утыз елдан шушы ук җырларга бүтән аранжировка ясыйсылары килмәс микән?! Утыз елдан соң нинди стильләр туар икән? Бу билгесез, шуңа күрә мин бүгенге көндә әле исән-сау, Аллаһка шөкер, рәхәтләнеп үземнең тавышым белән җырлап йөргәч, үземнең җырларыма яңача яңгыраш кертәсем килә.

— Сез нинди тамашачы өчен җырлыйсыз?

— Төрле тамашачы өчен җырлыйм. Әбисе килә, аңа ияреп оныгы килә. Залда яшьләр бик күп, үзең дә күргәнсеңдер. Концерт барышында: “Совет чоры тамашачысы килгән”, — дип шаяртсам да, барыбер залда яшьләр дә бар иде. Моңа мин куанам. Шулай ук элекке вакытларда җырланган җырларыбызны тыңларга дип килучеләр дә бар. Ул җырларны мин яңартам да, аларны олылар да, яшьләр дә тыңлый алырлык итәм.

— Репертуарыгыз ничек формалаша?

— Һәр җырчының репертуарында төрле яшьтәге тамашачыны куандырырлык җырлар булырга тиеш. Минем репертуарымда күңелдә моң-зар булган вакытта тыңлый алырлык җырлар гел булды, чөнки без барыбыз да кешеләр. Барыбыз да шатлыгын да, хәсрәтен дә үтәбез. Бер кешенең дә тормышы тигез бармый. Яшь буын да, өлкән буын да концертка юаныч эзләп килә. Һәр тамашачының үз җыры булырга мөмкин.

— Татар халкының үзенчәлекле моңын саклап калып булырмы?

— Татар моңының дәрәҗәсен, җырчы кайда гына чыгыш ясаса да, югары дәрәҗәдә күрсәтергә, сакларга тиеш. Үзебезнең моңыбызны дөрес итеп җырлый белүче яшь җырчыларыбыз бар һәм булачаклар да. Заманча итеп җырлаганда, җырга салган “яңалыкны” дөрес итеп өсти белү кирәк. Андый яшьләребез бар. Татар милләтендә уникаль җырчылар әле туачак! Мин: “Милләтем яшәсен”, — дим. Бар булганны югалтмаска тырышырга кирәк. Без Зөфәр белән кая барсак та, үзебезнең татар моңын дөрес итеп тәкъдим итәргә тырышабыз. Моң ул беркайчан да югалмас дип уйлыйм һәм ышанам.

— Әле танылмаган яшь җырчыларга нәрсә киңәш итәр идегез?

— Ориганаль булу кирәк, беренче чиратта. Оригиналь булу юбкаңны күтәреп күрсәтү түгел. Халык күңеленә ятышлы яңалык булып балкырга кирәк. Яшьләргә шуны әйтәсем килә: бүген сайлау мөмкинлеге бик зур. Шуларны карап, үзеңә бәя биреп, анализ ясап, үзеңне тәкъдим итәргә кирәк. Бер урында туктап торырга ярамый. Авырлыклар булса, аларны үтәргә көч табып, башыңны имичә, ничек тә эзләнергә кирәк.

Килешәм, яшьләргә бер дә җиңел түгел. Ләкин безгә дә башларга җиңел булмады. Һәр чорның үз авырлыгы. Тырышырга кирәк!

— Үзеңә реклама ясау кыйммәтме?

— Үзеңне танытуның төрле чаралары бар. Эшли башлаганда, әлбәттә, акча салынырга, җырчы матди яктан эшләргә әзер булырга тиеш. Интернет аша үзеңне танытырга була. Гел радио белән телевидение генә түгел бит. Әгәр яңалык кызык булса, тамашачы күңеленә хуш килсә, халык аны тиз арада күреп ала. Әйтик, синең образың тамашачыга ошаса, ул үзеннән-үзе кызыксына башлаячак. Нәтиҗәдә җырчы популяр булып китә. Бөтен әйберне акчага гына бәйләргә ярамый. Җырчының үз йөзе булырга тиеш.

— Сезнең фикерегезчә, бүген эстраданың халәте нинди?

— Безнең эстраданың һәрвакыт үзенең йөзе булды. Бүген тырыш иҗатчыларыбыз бар. Әйе, алар бармак белән генә санарлык. Һәммәсе дә үз юлларын эзлиләр. Имидж, стиль, манераларны аңлыйлар, кемнедер кабатламыйлар. Әгәр дә тырышсаң, үз юлыңны табып була. Мин аларның барысына да уңышлар телим. Күңелне төшерергә кирәкми. Иҗат кешеләре тагы да нечкә күңелле була. Мин коллегаларымның уңышларына гел сөенәм.

Килешәм, дөнья катлаулана, кыйммәтләнә. Шулай да дөньяның арзан вакыты булды микән ул, матурым?! Нинди генә эштә эшләмә, акча табуның җиңел булганы юк.

“Үткәннәргә инде табынмыйм”

Зәйнәб апаның концерты урта яшьтәге, олы яшьтәге тамашачы күңеленә дә ятарлык. Ул үзенең йөзен, исемен булдырган җырчы. “Әй, Зәйнәб өлкән буын өчен генә җырлый бит ул”, — диючеләр ялгыша. Әйтик, Зәйнәб апа “Йөрәк җыры” композициясен заманчалаткан. Заманчалату күп очракта “шытып-пытыр”ны аңлата. Әлеге сүзләр Зәйнәб апа турында түгел. Җырдагы моң сакланган. Ә бу – иң мөһимедер дә.

Тамаша барышында урынлы шарту да, фәлсәфи сүзләр әйтү дә булды. Зәйнәб апа: “Тормышымда әллә нинди үзгәрешләр бар дип мактана алмыйм. Шулай да, кызлар, әйтми булдыра алмыйм. Бер үзгәрешем бар: ул – вес! Ул төрле якка үзгәреп тора…” – диде уены-чыны белән.

Гомумән, көлдертә торган урыннар күп булды. Шулай да бераз гына моң-зарга да урын бирелде. Зәйнәб апа миңа: “Төрле тамашачы килә”, — диде бит.

““Сөясеңме?” – диеп сорасалар,

“Сөям”, — диеп җавап кайтарам.

Дусларымны сөям, туганнарны,

Җыр-моңымнан көч һәм дәрт алам.

“Үкенәсеңме?” – диеп сорасалар,

Юк, үкенмим, дуслар, сагынмыйм,

Еллар аша тәҗрибә туплана,

Үткәннәргә инде табынмыйм.

Әнкәй, бәгърем, сине сагынам,

Туган нигез сине юксынам”, — дип шигырь укыды Зәйнәб апа.

Әлеге шигырьдән соң күпләрнең күзләренә яшь тулды. Зәйнәб апа туган як, әни турында җыр башкарды. Моңсуландырды, әйе. Ләкин шул ук мизгелдә тиз генә моңсулыкны онытып, янәдән елмаерга мәҗбүр итте.

Җырлар арасында күбебезгә таныш булган җырлар да яңгырады. Әйтик, “Әче-әче”, “Талларым”, “Гаепләмә”.

Янымда утыручы ханым: “Менә бу җырын ярата идем”, — диде, “Гаепләмә” җыры башкарылганда. Ә мин аны хәзер генә ярата башладым. Концертка кадәр әлеге җыр минем “плей-листта” юк иде, ә хәзер барлыкка килде.

Гомумән, концерт бер агым белән җиңел генә барды. Зәйнәб апа үзе дә бик җиңел. Әле тагын бик күп еллар Зәйнәб апага җырларга язсын. Зәйнәб апа яшьләр өчен үрнәк булырдай җырчы.

“Феличита”

Кунак буларак Азат һәм Алинә Кәримовлар чыгыш ясадылар. Өченче җыр итеп алар итальян җыры “Felicita”ны башкардылар. Бер сүз белән әйткәндә, итальян җырын татарча башкардылар. Янымдагы ханым: “Испанга (ялгыш әйтә — ИТ) татарча җырларга кушсаң, шулай ук җырлаячак”, — ди. Нәкъ шулай! Әгәр җырга алынгансыз икән инде, аны ахырына кадәр эшкәртеп бетерергә кирәктер. Һәм, гомумән, минемчә әлеге җыр урынсыз иде.

Мин беләм, Азат белән Алинәнең репертуарында “Әле дә син бар әле” җыры бар. Менә шуны җырларга иде дә. Әллә аерылып торырга теләделәр инде. Имеш, менә карагыз без нинди җыр башкара алабыз. Артык, кирәкмәс иде.

“Зөфәр кайда соң?”

Иң зур сорау: нишләп концерт Зәйнәбнеке генә? Зөфәр кайда?

Әлбәттә, Зөфәр абый да концертта чыгыш ясады. Ни өчендер аңа икене генә җырлаттылар. Алдыйм, икене генә түгел, берне. Икенчесен Зәйнәб апа белән бергә башкардылар. Бу нәрсә белән бәйле икән? Зәйнәб апа бу сорауга төгәл җавап бирмәде. Мин аңа аерым күрешеп сөйләшергә тәкъдим иттем. Ул каршы булмады. Очрашкач, бу сорауны бирергә кирәк булыр. Сезгә дә нәрсә дип җавап биргәнен язармын.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram