Рөстәм Миңнеханов: Цифрлы телевидениегә күчү сыйфатны яхшыртачак

 

 

Цифрлы эфир тапшыруларына бердәм күчү Россиядә яшәүчеләрнең күпчелеген сыйфатлы телевидение белән тәэмин итәчәк. Мондый фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда узган Цифрлы бәйрәмдә әйтте.

Татарстанда, тагын 20 төбәктз федераль телеканалларның аналоглы тапшыруларын 14 октябрьдә туктаталар, бу цифрлы телевидениегә күчүнең финалы була.  Цифрлы телевидение сигналның югары сыйфатлы булуы белән аерылып тора. Аны заманча телевизорларга да, иске модельләргә дә тоташтырырга була. Моның өчен махсус цифрлы приставкалар куярга кирәк. Ул 20 төп федераль телеканалны бушлай карау мөмкинлеге бирә.

«14 октябрьдә Россиянең 21 субъекты телевидениенең цифрлы форматына күчүнең зур программасын тәмамлый. Бу бик зур хезмәт, бу федераль программа. 10 ел дәвамында без моңа ирештек, һәм бу, әлбәттә, илебезнең теләсә кайсы почмагында 20 телевизион канал югары сыйфатта һәм иң мөһиме — бушлай», — диде Рөстәм Миңнеханов.

 

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram