Казан һәм Чаллыда яшәүчеләр шимбә ярминкәләрендә азык-төлек сатып ала алалар

 

Шимбә көнне, 21 сентябрьдә, Казанда, Чаллыда һәм Яшел Үзән районының Октябрьский һәм Осиново бистәләрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Анатолий Никитин сүзләренә караганда, республика районнарыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерлар халыкка сату өчен киң ассортиментта азык-төлек товарлары китерәчәк.

«Бу, аерым алганда, бәрәңге һәм яшелчәләр, ит, казылык эшләнмәләре, сөт һәм сөт продуктлары, тавык йомыркалары, макарон әйберләре, каты сырлар, атланмай, икмәк, он, ярмалар, шикәр комы, бал, балык һәм башка продуктлар», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Ул быел беренче көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанда, Чаллыда һәм Яшел Үзән муниципаль районында узган шимбәдә узды, дип искәртте.

Анатолий Никитин билгеләп үткәнчә, ярминкәләр үткәрелә торган сәүдә мәйданчыкларының адреслары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында басыла. Ярмикәләр уза торган урыннар казанлыларга һәм Чаллы халкына яхшы таныш.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram