Казаннан Санкт-Петербургка даими авиарейслар ачыла

 

 

Октябрьдә Казаннан Санкт-Петербургка даими авиарейслар ачылачак. Көзге-кышкы чорда очышлар атнага дүрт тапкыр була. Бу турыда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.

Самолетлар Казаннан Санкт-Петербургка һәм кире якка дүшәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә китә. «Очышлар Boeing 737-700 һәм Boeing 737-800 самолетларында башкарылачак», диелә министрлык хәбәрендә.

Санкт-Петербургтан очып китү вакыты 10.20 сәгатькә билгеләнгән, Казанга самолёт 12.30 сәгатьтә килеп җитәчәк. Казаннан рейс 13.20 сәгатькә билгеләнгән, 15.30 сәгатьтә самолёт Санкт-Петербургка барып җитә.

Кышкы расписание бу елның 27 октябреннән 2020 елның 28 мартына кадәр гамәлдә булачак.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram