Татар дәүләт филармониясе яңа сезонны хәйрия концерты белән ача

 

 

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 14 сентябрьдә яңа сезонын хәйрия концерты белән башлап җибәрәчәк. Бу хакта филармония директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Кадыйм Нуруллин “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде.

“Татар филармониясе скверында узачак Хәйрия концертын концерт-эстафета дип атарга мөмкин. 14:00 сәгатьтә сәхнәгә Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры чыгачак. Лекторий солистлары чыгышыннан соң концертны популяр джаз музыкасы белән Татарстан Республикасы Филармония джаз оркестры дәвам итәчәк”, — диде ул.

Кадыйм Нуруллин Хәйрия концертын Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгышы белән тәмамланачагын әйтеп узды. “Кызыклы викториналар, конкурслар уздырылачак, филармония концертларына билетлар уйнатылачак”, — диде ул.

“Концерт вакытында сәхнә алдына махсус тартма куела, артистлар, тамашачылар акчаны шунда салачаклар. Һәркем мөмкинлегеннән чыгып ярдәм итәргә хаклы. Җыелган акча Айгөл һәм Әмир Фазыйловлар гаиләсенә тапшырыла. Айгөл авыр онкологик чир белән көрәшә. Улы Әмир быел беренче сыйныфка укырга керде, ханым улын ялгызы тәрбияли”, — диде директор.

  • Татар филармониясе скверында Хәйрия концертлары 2014 елдан бирле уздырыла. Филармониянең барлык коллективлары – ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры,ТР Филармония джаз оркестры, ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Филармониянең музыкаль-әдәби лекторие катнашында узучы әлеге концертлар инде традициягә әйләнде.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram