Иртәгә Казанда метро станцияләре янында грипптан прививка ясый башлыйлар

 

 

Иртәгә Казанда метро станцияләре янында грипптан прививка ясый башлыйлар. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мобиль бригадалар бер ай дәвамында — 10 октябрьгә кадәр иртәнге сәгать 9 дан кичке 17.00 га кадәр эшләячәк. Вакцинация Имәнлек, Җиңү проспекты, Тукай мәйданы, Кәҗә бистәсе, Яшьлек, Авиатөзелеш метро станцияләре янында үткәреләчәк. Мобиль пунктларда прививка 18 яшьтәгеләргә һәм аннан олыракларга ясала. Аларның Казанда яшәве шарт.

Табиблар хәзер вакцинация өчен иң кулай чор булуын билгеләп уза.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram