Сәламәтлек саклау министрлыгы илдә теркәлмәгән даруларны алу тәртибен аңлатты

 

 

Сәламәтлек саклау министрлыгы Россиядә теркәлмәгән медицина препаратларын алу тәртибен ачыклады, боерык проекты норматив хокукый актлар проектлары порталында бастырып чыгарылды.

«Дару препаратларын билгеләү тәртибенә үзгәрешләр кертү Россия Федерациясендә теркәлмәгән дару препаратына рецептны федераль махсуслаштырылган медицина оешмасы консилиумы карары нигезендә шәхси куллану кирәк булганда рәсмиләштерергә мөмкинлек бирәчәк», — диелә проектка аңлатма язуында.

Рецептны рәсмиләштерү турындагы карарны Россия Медицина фәннәре академиясе яки конкрет пациент дәваланучы медицина учреждениесе кабул итә ала.

Боерык нигезендә, 148-1/у-04 (л) формасы бланкларында рәсмиләштерелә торган рецептларның гамәлдә булу срогы арта һәм пенсия яшендәге гражданнар, 1нче төркем инвалидлар, инвалид балалар һәм хроник авырулар белән интегүче гражданнар өчен 180 көнгә (рәсмиләштерелгән көннән) кадәр билгеләнә.

  • Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев балалар өчен чит ил даруларын сатып алу турындагы боерыкка кул куйды.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram