ТАТ CULT FEST сәхнәсендә Әлфия Авзалова җырлары яңа аранжировкада яңгыраячак

ТАТ CULT FEST сәхнәсендә Әлфия Авзалова җырлары яңача аранжировкада яңгыраячак. Бу хакта фестивальгә багышлап оештырылган матбугат конференциясендә музыкаль продюсер Валерий Коротков сөйләде.

“Без фестивальнең төп сәхнәсендә A-BAND проектын тәкъдим итәбез. Биредә Әлфия Авзалова репертуарыннан җырлар заманча аранжировкада яңгыраячак. Безнең белән бергә сәхнәдә Әлфия Авзалова фондының җитәкчесе Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова үзе дә булачак”, — диде әлеге фондның музыкаль продюсеры Валерий Коротков.

Валерий Коротков фондның татар мәдәниятен дөньяга таныту буенча зур эш башкаруын билгеләп үтте.

Фестиваль сәхнәсендә Әлфия Авзалова репертуарыннан сигез композиция яңгыраячак.

  • ТАТ CULT FEST халыкара яңа татар мәдәнияте фестивале Казанда 28 – 31 август көннәрендә үткәрелә. 28 һәм 29 августта фестивальнең белем бирү программасы. 30 августта Казан Кремлендә 15 зонада төп программа. 31 августта музыкантларны берләштергән төнге программа каралган.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram