Миңнеханов Чаллыда Haier заводын һәм индустриаль парк ачуда катнашты

 

Бүген Чаллыда Haier компаниясенең (Кытай) кер юу машиналары җитештерү заводын һәм индустриаль парк ачу тантанасы булды. Чарада РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Haier Group компаниясе генераль директоры Чжан Жуйминь һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кер юу машиналары заводы – Кытай корпорациясенең республика территориясендәге инде икенче предприятиесе. 2016 елда Автокалада суыткычлар җитештерү заводы ачылган иде. Яңа завод моннан бер ел элек төзелә башлады. Җитештерүнең беренче чираты елына 500 мең кер юу машинасы эшләп чыгаруны күздә тота. Өстәмә линияләрне эшләтеп җибәргәч, җитештерү күләмен ике тапкыр арттырырга ниятлиләр. Предприятиедә 300дән артык эш урыны булдырылачак.

Рөстәм Миңнеханов кичә Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионаты төгәлләнүе хакында хәбәр итте. Гомумкоманда зачетында Россия, Кытайдан гына калышып, икенче урынга лаек булды. ТР Президенты Кытай коллегаларын әлеге җиңүләре белән котлады.

«Кичә мин Россия Президенты Владимир Путинга Кытай корпорациясенең Чаллыда яңа заводы ачылуы хакында хәбәр иттем. Ул әлеге проектны тулысынча хуплый», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, республика Хөкүмәте, үз чиратында, Haier корпорациясенең Татарстандагы алдагы эшчәнлегендә дә ярдәм итәчәк. «Haier корпорациясенең яңа заводы – Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларындагы зур проект», — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Кер юу машиналары заводы Haier индустриаль паркы территориясендә ачылган беренче завод булды. Паркта шулай ук Haier компаниясенең төрле төрдәге көнкүреш техникасы (телевизорлар, суыту, кухня җиһазлары) эшләп чыгару буенча җитештерү куәтләре дә урнашачак. Моннан тыш, парк территориясендә табаклы металл эшкәртү һәм пенопласттан детальләр җитештерү заводларын, склад комплексын, тикшеренүләр һәм эшләнмәләр үзәген (һ.б.) ачу күздә тотыла.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram