Республика көнендә Казанда салют карау өчен иң яхшы урыннар билгеле булды

 

Кремль яр буе һәм “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйдан 30 август — Республика көнендә Казанда бәйрәм салюты карау өчен иң яхшы урыннар булачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казан шәһәре башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Авзалов әйтте.

“Кремль яр буе һәм “Казан” гаилә үзәге янындагы мәйдан 30 август — Республика көнендә Казанда салют карау өчен иң яхшы урыннар булачак. Салют вакытында “Рондо” музыкаль төркеменең финал чыгышы  булачак һәм биш минут дәвам итәчәк”, — диде спикер.

30 августта Казан халкын һәм шәһәр кунакларын масштаблы бәйрәм программасы көтә. Традиция буенча ул Казансу елгасы аквоториясендә бәйрәм салюты белән төгәлләнәчәк. Фейрверк 22:00 сәгатьтә башланачак.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram