«Минем депутат» интернет-сервисы эшли

 

«Бердәм Россия»нең Татарстандагы Үзәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә «Минем депутат» интернет-сервисы 13 июльдә эшли башлаган иде.

Республикада яшәүче һәр кеше үзенә уңайлы форматта – сайт, бушлай телефон яки WhatsApp чаты аша мөрәҗәгать итә, тәкъдимнәре белән уртаклаша ала. Мөрәҗәгатьләрне республика бүлегенә дә, аерым бер депутатка да җибәрергә мөмкин.

Дүшәмбе көнне «Минем депутат» колл-үзәгендә кизү торган Андрей Кондратьев сүзләренчә, әлеге сервис – сайлау алды кампаниясенең табышы, ул бик нәтиҗәле:

— Биредә “тере” эш бара, син аның пульсын тоясың. Бүгенге көнгә, сервис эшли башлаганнан бирле, 6,5 мең мөрәҗәгать кабул ителгән һәм аларның күпчелеге төзекләндерүгә кагылышлы. Без бу проектлар белән сайлауалды кампаниясенә барабыз һәм киләчәктә әлеге сораулар буенча эшләр башкарылачак. Кеше бирегә мөрәҗәгать иткәннән соң, бер-ике көннән аның белән элемтәгә чыгып, борчыган сораулар буенча сөйләшү була икән,  әүвәл күбесе ышанмый тора. Сорауларның урында хәл ителә торганнары күп, муниципалитетлар белән элемтәгә кереп, мәсьәләне хәл итү юлларын эзлибез.

Сорауларның республика, федераль дәрәҗәдәгеләре дә бар. Депутатлар сүзләренчә, бу бик киеренке эш һәм хакимиятнең халыкка якын булуын аңлатуга җитди өлеш кертү.

— Без биредә әйтелгән һәрбер сүз өчен җаваплы, сорау бирүчеләр онытмыйлар, кабат шалтыраталар, әлеге мәсьләне карауны кем үз өстенә алуын язып куялар. Билгеле, хәл ителми торган мәсьәләләр дә була, әмма бу хакта  сөйләшергә, аңлатып бирергә кирәк. Хәл ителә торган икән, ул чагында  мөмкин булган хәтле тиз арада эшләү мөһим, — диләр кизү торучылар.

«Минем депутат» – ТР Дәүләт Советында алдагы эш өчен наказлар җыюда «Бердәм Россия»нең бер каналы гына. Мөрәҗәгатьләр иҗтимагый кабул итү, ишегалды очрашулары вакытында һәм мобиль кабул итү бүлмәләре аша да килә.

Чыганак:Шәһри Казан

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram