WorldSkills катнашучысы Илнур Дәүләтшин: Биремне башкара алдым, мин канәгать

 

WorldSkills дөнья чемпионатында катнашучы Чаллы егете Илнур Дәүләтшин «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә ярыштан алган тәэсирләре белән уртаклашты. «Биремне башкара алдым, мин канәгать», — диде ул.

Илнур «Металл конструкцияләр җитештерү» компетенциясе буенча осталыгын күрсәтте. 13 илдән вәкилләр сызым буенча металл танк җыйды.

«Биремне үтәү әллә ни авыр булмады, уртача дияр идем. 1,5 ел әзерләндек. Моңа кадәр минем мондый әйбер эшләп караганым юк иде. Бу бирем сер иде. Биремне үтәгәндә каушамадым, үземне тыныч тотарга тырыштым, мораль яктан үземне моңа әзерләдем», — диде Илнур Дәүләтшин.

Ул чемпионатның Казанда узуы үзенә көч биргәнен әйтте. «Чит илгә караганда ярдәм күбрәк икәне тоелды. Абу Дабида дубляр булып барган идем, рус кешеләре әз иде. Монда Татарстаннан татар кешеләре дә, Россия халкы да күп. Кичә әти-әнием дә килде», — диде.

Җиңүгә шансларын ул түбәндәгечә бәяләде. «Бөтен кеше үзе турында беренче урынга чгармын дип уйлап тора, ирәгә нәрсә булыр инде, белербез», — диде.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram