WorldSkills Kazan 2019 ярышларына һәркем бушлай керә ала

 

«Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына бару өчен ярышлар сайтында бушлай билет алырга кирәкми. Бу хакта Чемпионатны Оештыру комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Казан Экспо»га ике юл белән барып җитәргә мөмкин. Казан-Аэропорт-Казан шәһәр яны поездыннан файдаланырга мөмкин (юл вакыты 28 минут тәшкил итә). Электричкаларның расписаниесе тимер юл вокзалы сайтында эленгән.

Моннан тыш, ярышлар уздыру урынына Оренбург трактындагы «Мега» һәм «Леруа Мерлен» сәүдә үзәкләре парковкаларыннан, шулай ук «Имәнлек» метро станциясеннән (юл вакыты 35 минут тәшкил итә) түләүсез автобус шаттлларында барып җитәргә була.

Чемпионатны оештыручылар хәбәр иткәнчә, «25 һәм 26 августта шаттллар ярышлар корылмасына сәгать саен 8.30дан 15.30 сәгатькә кадәр бара». Аларның расписаниесе белән турнир сайтында танышырга мөмкин.

  • WorldSkills Kazan 2019 ярышлары Татарстан башкаласында тагын ике көн дәвамында – 25 һәм 26 августта узачак. Чемпионатта 63 илдән 1300дән артык катнашучы 56 компетенциядә ярышачак. Турнир 27 августта тәмамланачак.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram