Татарстан көненең мәдәни программасы «Гасыр бусагасында» дип аталачак
Мәдәни программаның идеясе һәм программасы киләсе елда билгеләп үтеләчәк ТАССРның йөз еллыгы белән бәйле. «Бу безнең тарихның билгеле бер чоры», — дип өстәде Максим Скалозубов.
Режиссер моннан йөз ел элек булган вакыйгаларны искә төшерергә планлаштыра. «Башлангыч чордан алып бүгенге көнгә кадәр безнең республикада булган төп кыйммәтне күзәтү, ә иң мөһим кыйммәт — ул кеше», — диде спикер.
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре һәм «Шарм» сәнгать үзәге директоры белән әңгәмәне sntat.ru сайтында укырга була Видеоны YouTube та «Татар-информ» агентлыгы каналында күрергә мөмкин булачак.
“Татарстан 24” телеканалында шимбә 18.30 һәм якшәмбе 13.30 сәгатьтә “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында карый аласыз.
Чыганак:Татар-информ