Мәскәүдә Хәйдәр Бигичев истәлегенә концерт оештырыла
- Хәйдәр Бигичев 1949 елның 16 июнендә Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районында күп балалы гаиләдә туган. Әтисе комбайнчы, әнисе колхозчы булган. Армиядән соң Мәскәүдә заводта эшләгән, соңрак Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә укыган.1977-1998 елларда М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры солисты. Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе (1984 ел) иясе. 1998 елның 13 ноябрендә вафат.
- Татарстанның Балтач районының бер урамында Хәйдәр Бигичев исеме бирелгән.Түбән Новгородның Ураз авылында аңа 2016 елда һәйкәл куелган.
Чыганак:Татар-информ