Ике ел эчендә Татарстанда илле яңа балалар бакчасы төзеләчәк

 

 

2020-2021 елларда Татарстанда 50 яңа балалар бакчасы төзеләчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

“Без ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә 2020-2021 елларда 50 балалар бакчасы төзү программасын эшләп бетердек, аларны без файдалануга тапшырачакбыз”, — диде Ирек Фәйзуллин.

Министр әйтүенчә, мәгариф объектларын капиталь ремонтлау дәвам итә. “29 мәктәпне, 112 балалар бакчасын, 9 коррекцион мәктәпне, 115 мәгариф объектларының функциональ зонасын ремонтлыйбыз”, — диде ул.

Ирек Фәйзуллин әйтүенчә, республикада ресурс үзәкләренә капиталь ремонт ясала – хәзерге вакытта 17 объектта эшләр бара. Спорт объектларын төзү дәвам итә – 105 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 8 чаңгы базасы төзелә. “Ел ахырында бу эшләр тәмамланачак”, — диде министр.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram