WorldSkills тамашачылары «Казан Экспо»га өч мәйданчыктан бушлай бара алачак

 

 

Һөнәри осталык буенча WorldSkills 2019 дөнья чемпионаты тамашачылары «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенә шәһәрдәге өч мәйданчыктан бушлай бара алачак. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров чемпионатта катнашучылар һәм кунакларны транспорт белән тәэмин итүгә багышланган матбугат туры вакытында шул хакта хәбәр итте.

«Казанлылар өчен өч мәйданчык оештырылды, алар шуннан «Казан Экспо»га бушлай бара алачак. Автобуслар «Имәнлек» метро станциясе яныннан, Оренбург трактындагы «Леруа Мерлен» парковкасыннан һәм МЕГА сәүдә үзәгеннән кузгалып китәчәк. Әлеге мәйданчыклардан шәһәр автобуслары (барлыгы 24 берәмлек) йөриячәк. Алар пассажирларга бушлай хезмәт күрсәтә. Автобуслар иртәнге тугыздан кичке алтыга кадәр хәрәкәт итәчәк», — диде министр урынбасары.

Андрей Егоров сүзләренчә, чемпионат барган көннәрдә Казанның җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукыннан волонтерлар һәм аккредитацияләнгән затлар файдаланачак. «Автобусларда бушлай йөрү өчен 10 мең транспорт картасы бирелгән», — дип искәртте ул.

Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты Казанда 22-27 августта уза. «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге ярышларның төп мәйданчыгы булачак. Ярышлар барган дүрт көндә күргәзмәләр үзәгенә оешкан төркемнәр составында 70 меңгә якын кеше килер дип көтелә, шуның 6,2 меңе – Россия субъектларыннан.

2,1 мең кеше Казанга – автобуста, 2,4 меңгә якыны – поездда, 1,7 меңе самолетта киләчәк.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram