Бүген хезмәттәшебез Алинә Вәлиеваның туган көне!

Сине туган көнең белән тәбрик итэбез. Сиңа гомер юлының иң озынын, бәхетлесен, матурын, шатлыкларның нурлысын, сәламәтлекнең иң ныгын телибез.

Уңышларның иң зурысы, гомернең иң озыны, киләчәкнең иң матуры юлдаш булсын!

 

Бәхет бит ул — ныклы сәламәтлек.
Гөрләп яшә, бер дә боекма.
Кыю атла гомер юлларында,
Күңелсезлеклэргә юлыкма.

***
Көннәрең кояшлы, төннәрең айлы,
Хылларың якты.
Тормыш күгең гел аяз,
Күңелеңдә гел яз булсын!

***
Юлдаш булып сиңа иң элек
Янәшәңдә барсын изгелек.
Йөзләреңә чыккан бәхетең
Була күрсен, берүк, гомерлек.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә