Рифат Фәттахов “Ялгыз агач” җырындагы төп герой – агачны тапкан

 

Продюсер, Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов композитор Рөстәм Яхин һәм шагыйрь Әхмәт Саттар иҗат иткән “Ялгыз агач” җырындагы төп герой – агачның кайда урнашканын тапкан. Ул Новгород өлкәсенең Татар Пожары авылы янында бүген дә үсеп утыра. Бу хакта Рифат Фәттахов үзенең Инстаграм битендә хәбәр итте.

“Ялгыз агач” дигән легендар җырның «төп герое» Түбән Новгород өлкәсенең Татар Пожары авылы янында урнашкан. Текст авторы Әхмәт Саттар нәкъ менә шул авылдан. Күпме җырчыларны илһамландырган, күпме тыңлаучыга ләззәт биргән “яшел якташым» бүген дә тау башында бер үзе, мәгърур кыяфәттә үсеп утыра.Әллә каян үзенә тартып тора ул”, — дигән ул.

“Әлеге агач турында якташларым әллә никадәр легенда – риваять чыгарган, аны монда “изге корган сат” дип тә йөртәләр. Бөтен татар дөньясына билгеле легендар агач бит бу! Һәйкәл инде. Табигать һәйкәл. Рәсми статус кына бирәсе калды. Шулай бит?!”, — дип язган Рифат Фәттахов һәм атаклы җырчы Хәйдәр Бигичев башкаруында җыр урнаштырган.

 

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram