Татарча җырлап танылган Африка егете Оливер Мукенди: “Иң яраткан җырым – “Алмагачлары”

 

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: Рамил Гали
“Алмагачларым”, “Эх, сез, матур кызлар” җырлары белән инстаграмда танылган негр җырчысы Оливер Мукендины белмәгән кеше юктыр. “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә ул ничек итеп татар телен өйрәнә башлавын, хатыны Камилә белән мөнәсәбәтләре һәм киләчәккә хыяллары турында сөйләде.

“Летчик булу – балачак хыялым”

– Оливер, балачагыгыз турында сөйләп китә алмассызмы? Сез кайда тудыгыз, нинди гаиләдә үстегез?

– Минем исемем Оливер Мукенди. Мин Конго демократик республикасыннан килдем. Башкалада — Киншаса шәһәрендә тудым, шунда ук балачагым да үтте. Үз йортыбызда тордык. Гаиләбез ишле иде: 17 бала үстек, чөнки әтинең берничә хатыны булды. Африкада яшәдем һәм Россиягә килдем.

– Ниләр белән шөгыльләндегез?

– Башка балалар кебек үк: мәктәпкә йөрдем, урамда йөгердек, уйнап үстек… Әмма сездәге кебек балалар лагерьларына бармый идек, бездә андый нәрсә юк. Бездә күбесенчә урамда уйнау киң таралган: футбол, урам уеннарын, башка үзебез теләгән уеннарны уйныйбыз.

– Россия кешесе “Африка” дип әйткәч, анда эссе дип күзаллый, дөресме?

– Бездә дә Татарстандагы кебек инде. Әмма кешеләр, арттырып китеп, Африкада арыслан яки юлбарыс йөгерә дип уйлый, бу дөреслеккә туры килми, әлбәттә. Бездә дә нормаль, гадәти тормыш.

– Ни өчен Сез Россиягә барырга булдыгыз?

– Мәктәп бетергәннән соң очучы буласым килде. Хыялыма ирешү юлы бер генә иде – Россиягә килү. Шулвакыт миңа инженер-очучы юнәлеше буенча университетта укырга мөмкинчелек бирелде. Казанга килгәч, бары тик инженер белгечлеген генә алачагымны аңладым.

Летчик булу – балачак хыялым. Гаиләмдә бер кешенең дә летчик булганы юк. Берәр көндә очкыч белән идарә итәсем килде, бу хыялым тормышымның мәгънәсе иде.

– Хис-кичерешләрегезне дә исегезгә төшерсәгез иде. Россиягә килдегез, бер дә белмәгән ил, тел, ят мохиткә килеп эләктегез…

– Беренчедән, курку хисе иде миндә. Максатыма ирешә алырмынмы, юкмы дип уйландым. Чөнки күченгәч, каршылыклар пәйда булды: тел, климат – болар барысы да киртә. Һәрвакыт авыр ул. Кайбер кешеләрнең нервларына да сукты, андый студентларны беләм. Беренче елда ук кышны уздырып җибәргәч, “юк, монда калырга башка теләмим”, — дип әйтүчеләр булды һәм кире туган якларына кайтып киттеләр.

Телне өйрәнү – беренче “барьер”. Әгәр дә тирә-ягыңда яхшы кешеләр икән, алар сиңа булышсалар, мохит булса, ул вакытта күнегеп китәргә була. Мохит булып та, аңлашылмаучанлыклар туса, ул вакытта инде калып булмый, студентлар укуларын ташлап китәләр.

“Югарыга омтылышың булса, синең алда яңа ишекләр ачыла бара”

– Сез хәзерге вакытта иркенләп рус телендә сөйләшәсез. Рус телен монда килгәнче үк өйрәнгән идегезме?

– Юк, мин рус телен белми идем. Монда килгәч кенә “нуль”дән алып өйрәнергә тотындым. Балалар бакчасындагы кебек, “әти”, “әни”, алфавит кебек гади әйберләрдән башладык, мәктәптә французча, инглизчә өйрәнгән материалны хәзер инде русча үзләштерергә туры килде.

– Димәк, Сез монда килгәч, иң элек инглиз телендә сөйләштегез?

– Әйе. Башкалар белән сөйләшү чарасы бары тик инглиз теле генә. Инглиз телен белсәң, югалмыйсың. Туган телеңне генә белсәң, сиңа, әлбәттә, яраклашырга авыр.

– Барлыгы ничә тел беләсез?

– Туган телем – лингала. Ул Конго республикасында киң таралган, ул телдә якынча ун миллион кеше сөйләшә. Шулай ук француз, инглиз, испан, рус телләрен беләм. Татарча җырлый алам, әмма бик белеп бетермим әле, өйрәнеп кенә ятам.

– Конго республикасында кайсы телләр өйрәнелә?

– Рәсми тел – француз теле. Мәктәптә укыганда чит телләр дә өстәлә. Инглиз, испан һ.б. телләр бар. Ягъни ничә тел өйрәнергә телисең икән, шулкадәр тел өйрәнәсең. Бала нинди телләр белергә тиешлеген ата-аналар сайлый. Мәсәлән, әгәр дә гаилә киләчәктә инглиз телле илгә күченергә җыенса, бала инглиз телен ныклап өйрәнәчәк. Туган тел белән дә шулай. Бу яктан чикләүләр юк бездә.

– Мәктәптә ничә ел белем аласыз?

– Барлыгы унике ел укыйбыз.

– Түзә алмыйча, Россиягә кире кайтуыгыз турында әйтеп үткән идегез. Сәбәбе нәрсәдә моның?

– Барысы да кешенең теләгеннән тора. Монда килгәч тә, юлымдагы киртәләргә игътибар итмәдем, максатыма ирешергә кирәк дигән бурыч куйдым үземә. Кеше максатына ирешә ала дигәнгә ышанам мин.

Мин – җәмгыять кешесе. Хәзер инде мине яңа танышларым бар, әле дә мин яңа кешеләр белән таныша барам. Мине ничек бар, шулай кабул иткән кешеләрне хөрмәт итәм, алар мине ничек кабул итсә, миндә аларны шулай ук кабул итәм, шул гына. Югарыга омтылышың булса, синең алда яңа ишекләр ачыла бара.

– Африка студентларына Россиягә чакыру аша килеп буламы?

– Һәр елны Африка студентларына Россия вузларына укырга керү өчен мөмкинчелек бирелә. Барлыгы утыз кеше өчен урын була, гадәттә. Әмма ул төгәл сан түгел, кайберләре, әйткәнемчә, кире кайтып китәргә мөмкин, ә бәлки, киресенчә, күбрәк студент та килә ала. Россиягә килгәч, үзебез укырга теләгән юнәлешләрне сайлыйбыз һәм безне алга таба төрле шәһәр югары уку йортлары буенча җибәрәләр. Минем инженер-летчик буласым килде, шуңа да Казанның Авиация институтына юнәлдерделәр.

Казанда Африкадан килгән ничә студент укыганын әйтә алмыйм, ул сан гел үзгәреп тора. Чит ил студентлары дүрт мең тирәсе. Африкадан якынча мең студент килә.

“Татарстанга эләгүебез – зур бәхет”

– Сез – Африка студентлары берлеге җитәкчесе. Кайчан һәм ничек оешты ул?

– Берлек оешканчыга кадәр, союздагы кешеләр минем нинди икәнемне белде, Африка кешеләре өчен күрешү, аралашу проблемасы бар иде. Безгә берлек оештырырга тәкъдим иттеләр. Үз чараларыбызны булдыргач, безне Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе, чит ил студентлары ассамблеясе һ.б. бик күп оешмаларга җибәреп булуларын әйттеләр. Моның өчен безгә шартлар тудырдылар. Бигрәк тә кышын беркая да барып булмагач, очрашулар үткәрелмәгәч, бу проблема аеруча актуаль булды.

Тулай торакта бикләнеп утырып кына берни дә эшләп булмый иде. Барыбыз өчен дә җиңел һәм уңай булсын өчен нәрсәдер эшләргә кирәк булды. Дини яшьләребез дә бар, алар өчен дә уңайлыклар тудырылды. Шулай итеп, яшьләр ассамблеясе һәм Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты ярдәмендә берлек туды. Инде дүрт ел буена җитәклим мин аны. Берлектә Татарстандагы барлык Африка студентлары бар.

– Башка илләрдәге студентлар берлеге белән элемтәдә торасызмы?

– Алай ук димәс идем. Алар үзләренең бәйрәмнәрен үткәрсә, безне чакыралар. Рәхәтләнеп катнашабыз. Якын мөнәсәбәттә торабыз дип әйтә алмыйм.

– Сез бөтенләй башка континент кешесе, Россиядә һәм Татарстанда Сезгә ничек карыйлар? Ниндидер кысрыклаулар юкмы?

– Юк. Татарстанга эләгүебез – зур бәхет. Бу – аерым дөнья. Мин бөтен Россия буенча йөреп чыктым, башка төбәкләрнең ничек кабул иткәнен беләм. Дөресен әйтим, Татарстан минем өчен үзара аңлашу, хөрмәт итү, “кара кеше”ләргә карата бернинди проблемасы булмаган иң яхшы урын булып кала. Татарстанның нинди генә районына барма, халык мине һәрвакыт ихтирам белән кабул итә.

– Хәтерләсәгез, Казанда мондый очрак булган иде: КФУның юридик факультетыннан бер негр студентын үтерделәр. Сез бу хәлләрдән соң курыкмадыгызмы? Кире кайтып китәсегез килмәдеме?

– Әлбәттә, курыктым. Африка студентлары арасыннан ул икенче тапкыр теркәлгән үтерү очрагы иде. Энергетика университетында укыган студентыбызны да үтерделәр. Без бу тарихны беләбез. Ә инде мондый очраклар кабатлангач, урамга чыгарга шулкадәр куркыныч икән дип борчылдык. Безнекеләр җыелышты да, бу студентның язмышы шундый булган инде, дип әйттеләр. Аллаһы Тәгалә егеткә кыска гомер биргән икән, димәк, моңа каршы килеп булмый, дидек. Төнге вакытта урамда йөрергә тырышмагыз дип кисәтү ясадылар. Үзегезне саклагыз һәм иптәшләрегез артыннан да карап йөрегез, сез монда кунаклар гына, диделәр.

Аллага шөкер, без бүген исән-сау. Мондый хәлләр башка кабатланмас дип уйлыйм.

“Кеше – үзе бер тел ул. Теләгең булса, бар да була”

– Сезне Инстаграмда видеолардан карап торабыз. Ә шулай да, татар телен ничек өйрәнә башладыгыз?

– Банкетларда чыгыш ясый башлагач, акча эшли идем. Шунда бер алып баручы миңа: “Оливер, әгәр дә татар телендә чыгыш ясый башласагыз, сезне тагын да яратырлар иде”, — диде. Шулвакыт татар телен ничек итеп өйрәнергә дигән сорау туды. Рус теле проблема булса, татар телен дә өстәсәм, котычкыч булыр дидем. Кайчандыр миңа татар теле өйрәнергә тәкъдим иткәннәр иде, әмма мин баш тарттым.

Ләкин татар теленең мондый өстенлек биргәнен белмәгән идем бит. Шуннан соң тулай торактагы күршедә яшәгән малайлардан “татар җырларын өйрәтегез әле миңа”, дип үтенеп сорадым. Иң элек җырларның сүзләрен язып чыктым, башта бит әле әйтә дә белергә кирәк, фонетика мөһим роль уйный. Әйтеп карагач, ярады, яхшы килеп чыга диделәр. Шуннан соң акрынлап татарча фразалар өйрәндем. Һәм әле дә мин татар телен өйрәнеп ятам, иркен сөйләшә алмыйм әле, моңа шактый вакыт кирәк булачак.

– Чит ил кешеләренә татар һәм рус телләрен өйрәнү кыен бирелә, диләр. Килешәсезме?

– Монда билгеле бер кагыйдә юк. Ул бит кешенең үзеннән тора. Кеше – тел ул. Теләгең булса, бар да була. Әлбәттә, практикасыз бернәрсә дә сиңа күктән төшеми. Теләгең һәм һәрдаим сөйләшеп тору булмаса, килеп чыкмаячак. “Минем сөйләшәсем килә”, — дидем мин үз-үземә һәм, күрәсез, мин сезнең белән аралашып утырам. Рус телен өйрәнү өчен, мәсәлән, бер ел кирәк булды. Миләрне эшкә җигәргә кирәк. Хәтерлим, миңа да авыр иде. Укытучым урамга чык һәм сөйләшә башла, диде.

– Инстаграм да әле сез вайннар, кызыклы видеолар төшереп танылдыгыз. Бу хакта тулырак сөйләп китсәгез иде, кайдан туды бу идея, темаларны ничек сайлыйсыз?

– Төрле темаларны яктыртабыз. Дустым Искәндәр белән дүрт ел таныш, татарча кызыклы вайннар төшерәбез, бер-берсеннән аерылып торсын, көлкеле булсын дип тырышабыз. Кешеләргә кызыклы булган берәр актуаль тема сайлыйбыз, уйлыйбыз, сценарий язабыз һәм төшерәбез.

– Сез татарча җырлар җырлыйм дидегез. Иң яраткан җырыгыз нинди?

– Иң яратканы – “Алмагачлары”. Беренче тапкыр ишеткәч, сүзләрен аңламасам да, бу җырны бик ошаттым. Аннан соң миңа татар җырларын җырларга тәкъдим иттеләр, мин нәкъ менә “Алмагачлары”н сайлап алдым, чөнки ул җыр мине илһамландырды. Барлыгы биш татар җырын беләм.

– Сез хәзер кайларда чыгыш ясыйсыз?

– Банкет, туй, юбилей, туган көннәр… Күп инде алар.

– Кайда җырларга өйрәндегез?

– Африка кешеләре җырлы халык инде ул. Әмма мин монда килгәч кенә җырлый башладым, үземдә мондый талант барлыгын белми идем. Өйдә булганда берәр нәрсә белән шөгыльләнгәндә гел җырлый башлыйм. Тулай торактагы иптәшләрем: “Нигә КАИда вакытыңны әрәмгә уздырып ятасың, ник җырларга бармадың, җыр факультетына керергә иде сиңа”, — диделәр.

– Җырчы Илсөя Бәдретдинова төркеменә ничек килеп эләктегез?

– “Алмагачлары” җырын видеога яздырган идем һәм дустыма акцентымны бәяләү өчен җибәрдем. Ул тоткан да аны Илсөя Бәдретдинова кешеләренә җибәргән. Шулай итеп, видео таралды. Илсөя үзе дә күргән дип беләм. Һәм миңа үзенең командасында эшләргә тәкъдим итеп, Инстаграмда хат язды, аннары шалтыратты. “Минем белән Татарстан буенча йөрисең киләме?” – диде.

Ике ел буена мин Илсөя Бәдретдинова командасы белән йөреп чыктым. Хәзер инде гастрольләргә йөрмим, чөнки укуымны тәмамларга кирәк иде. Минем алда ике юл бар иде: йә укырга, йә җырлап йөрергә. Мин укуны сайладым. Белем алып, белгечлегем буенча эшлисем килде.

– Милли татар халык ашларын яратасызмы?

– Әйе. Гөбәдия, чәкчәк, токмач ашы һәм бәлеш яратам. Бигрәк тә, авыллар буенча йөргәндә шушы ризыклар белән сыйладылар. Бәйрәмдә һәрвакыт бәлеш тәкъдим итәләр иде.

– Сезнең милли ризыклардан аерыламы безнекеләр?

– Әйе, күпкә аерыла. Безнең ризыклар составында күбрәк үләннәр кергән һәм алар берничә төрдә. Сыер, дуңгыз, балык итләре бар. Ризыкларыбыз күбесенчә үләннәрдән тора.

“Камилә мине яратканга күрә, мин дә аны яраттым…”

– Сез татар кызына өйләндегез. Камилә сезне кайсы ягы белән җәлеп итте?

– Бу темага бик сөйләргә яратмыйм. Без бер-беребезне яратыштык, ул мине яратканга күрә, мин дә аны яраттым. Мин аның белән киләчәгемне төзисем килә. Башка континенттан килеп, сине аңлаган, яраткан кешене табуы авыр. Камилә – гауга чыгармый торган хатын.

Фото: https://instagram.com/olivier_mbwebwe

– Камиләне туган ягыгызга, туганнарыгызга алып барачаксызмы?

– Әлбәттә!

– Бәлки, туганнарыгыз туйга килгәндер дә инде?

– Юк шул, алар килә алмады, ерак бит. Ун сәгать буе очарга кирәк.

– Туганнарыгыз сезнең өчен шатландымы?

– Әйе, каршы чыкмадылар. Миңа ике сорау гына бирделәр: “Син аны яратасыңмы? Ә ул сине яратамы?” Мин “әйе”, дидем. Алайса проблема юк, безгә иң мөһиме – синең бәхетле булуың, дип әйттеләр.

– Укуны тәмамлаганнан соң, Казанда калырга ниятлисезме?

– Монда укыган белгечлек буенча туган ягымда эшләп булмый, бездә заводлар юк. Миңа мөмкинлек бирелгән җирдә үсеш ясасам яхшырак дип уйлыйм. Шуңа күрә монда калырга булдым. Киләчәктә Авиация заводында эшләргә хыялланам, анда чит ил кешеләре өчен аерым бүлем бар.

Чыганак:Интертат.ру

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram