Татар телендә сөйләүче радиолар арасында волейбол турниры узачак. 

🏐15 август көнне сәгать 10:00 да

🏐Казанның пляж волейболы үзәгендә(Сибгат Хәким урамы70) татар телендә сөйләүче радиолар арасында 6 нчы пляж волейболы турниры узачак.

🏐Проектның максаты: Татар телендә сөйләүче радио хезмәткәрләренең очрашуын дустанә спорт бәйрәме дәрәҗәсенә җиткерү.

🏐Проектка нигез салучы: #ИльнурФәйзрахманов.

🏐6 нчы турнирның төп оештыручысы: узган елның җиңүчесе — «Тәртип»радиосы.
“Тәртип – 5!” Исеменнән күренгәнчә, быелгы турнир, “Тәртип” радиосының 5 еллыгына багышлана.

🏐Катнашучы командалар(8):
#Тәртипрадиосы#Болгаррадиосы#Татаррадиосы#Күңелрадиосы(Чаллы)#Дулкынрадиосы(Саба)#Нократдулкыннары(Мамадыш)#РадиоЛегендалар(радиода эшләп киткән шәхесләр)#Азанрадиосы(интернет радио).

🏐Хөкемдарлар: #РадикСабиров#ФәритСалихов#ИльназФазуллин.

🏐Кунаклар, журналистлар, радиотыңлаучы җанатарлар арасында Сезне дә күрүебезгә бик шат булачакбыз! Якыннарыгыз, дусларыгыз белән спорт һәм дуслык бәйрәменә рәхим итегез!

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә