Төмән өлкәсе тарихында беренче тапкыр авылда татарча элмә такта куелган

 

 

Төмән өлкәсенең Төмән районы Чикча авылында татарча элмә такта урнаштырылган. Бу өлкә авылында урнаштырылган беренче татарча элмә такта. Бу хакта Татар морзалары мәҗлесенең Төмән филиалы җитәкчесе Данияр Әхмәтов “Татар-информ”га хәбәр итте.

“Өлкәдә татар авыллары күп, бөтенесенә дә татарча элмә такталар куярга телибез. Төмән һәм Тубыл районнары хакимиятләре белән сөйләштек, килешү бар. Чикча буенча район башлыгы ризалык бирде, башкалары буенча да ризалык булыр дип өметләнәбез”, — диде ул.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram