Татарстанда йорт ишегалларының 90 процентына яңарту схемалары әзерләнгән

 

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек кысаларында республикада булган 8 мең 489 ишегалды территориясеннән 8 мең 326 ишегалды территориясендә үлчәү башкарылган. Эшләр схемасы 7 мең 696 ишегалды өчен әзерләнгән, бу аларның гомуми саныннан 90,3 процентын тәшкил итә.

Бүген бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Муниципалитетлар белән видеоконференция элемтә режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук республика Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда быел «Уңайлы мохит» программасы кысаларында 5 мәктәп, биш балалар бакчасы һәм 21 млн 494 мең сумга ике өстәмә белем бирү учреждениесе инвалидлар өчен җайлаштырылырга тиеш. 8 августка 12 объектның унберендә эшләр бара, диде үз докладында Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы.

Моннан тыш, 2019 елда Татарстанда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 35 муниципалитетта 54 иҗтимагый киңлек объекты төзекләндерелергә тиеш. «<…> Татарстан Республикасы бюджетыннан 2 млрд сум, Россия бюджетыннан – 1 млрд 273,3 млн сум акча бүленгән. Гомуми сумма – 3 млрд 273,3 млн сум», – дип аңлатты докладчы.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, 2020 елдан 2024 елга кадәр, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында Татарстанның барлык шәһәр һәм район үзәкләрендә күпфатирлы йортларның ишегалды киңлекләре тәртипкә китерелергә тиеш. Әлеге инициатива белән «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары чыккан иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов идеяне хуплады һәм максатчан программа эшләргә кушты.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Инстаграм

[instagram-feed]

Без социаль челтәрләрдә

Instagram