Салават: «Эстраданы «испоганили как могли»

Казанның Камал театрында Салават Фәтхетдиновның 31нче сезоны тамашалары бара. Чираттагы концерт алдыннан ул «Азатлык» хәбәрчесе белән очрашкан. Әлеге әңгәмдән берничә фикере аеруча кызыклы.
—​ Бүген Сезнең концертларга кешеләр күпләп йөри, татар эстрадасы да күпме сүгелсә дә үзен тәэмин итә. Ә 20 елдан соң татар эстрадасын ничек күзаллыйсыз?
—​ Татар эстрадасын инде без, урысча әйтмешли, «испоганили как могли». Киләчәктә тагы да начаррак булачак. Татарча сөйләшә алмаган татар баласы ничек татарча җырласын инде. Егерме ел түгел, ике елдан соң нәрсә буласын белмибез. Дөнья шулчаклы тиз үзгәрә.
—​ Җырчыларның концерт графигы бер-ике ел алдан төзелә. Сез кимендә бер ел алдан фаразлый аласыз. Сезнең анда юбилей тамашалары да куелгандыр әле…
— Юбилей юк. Аны бик үткәрәсе килми. Әле уйлыйбыз, иҗатташ дуслар, зурлап үткәрик, ди. Һәркем үз тормышында үзгәреш көтә. Тормыш та үзгәрә, сәясәт тә үзгәрә, ил дә үзгәрә, кеше үзе дә үзгәрә. Мин дә үзгәрәм. Чөнки минем дә, мәсәлән, 60ка якыная башлаганны бик сизәсе килми. Барыбер сизелә, күбрәк оныклар белән йөрисе килә.​
—​ Сезгә алар «бабай» диләрме, «дәү әти» диләрме?
— Мине… «Дәүка». Кемдер инде ул Дәүка. Урысчарактыр инде… Дәү әти, Дәүка…
— Сез, үземнең принциплар бар, шулар белән яшим, дигән идегез. Бер-икесен әйтеп китә алмассызмы?
— Кешенеке кирәкми, үземнекен бирмим. Беренче принцип.
Бервакытта да кешенекен санамыйм, кеше кесәсе миңа кирәкми. Принциплар бер-ике генә булалмый инде, гомумән… Мин ничек телим, шулай яшим. Миңа акыл өйрәтергә соң инде. Мин — бераз кызурак кеше.
—​ Ә ул каян килә, Сез яшьтән үк шундый идегезме?
— Мин кызу, ләкин үземнең гаебемне таный беләм. Кызып китеп, нәрсәдер эшләп ташласам, соңыннан гафу үтенәм. Тәкәбберлек миндә юк. Мине күп кеше яратмый. Әйтәләр бит, дөресен әйткән — туганына ярамаган, дип. Бик каты күңелне кырып торган әйберләрне әйтәм. Авыр булса да, начар булса да, мин үземнең әйткән сүземә хуҗа. Һәм аның өчен җавап бирергә әзер.
—​ Милли мәсьәләләрдә дә, татар теле буенча да Сез принципиальме? Сезнең фикерне үзгәртә алалармы?
— Ничек инде принципиаль булмаска!? Минем үз телем бар, мин шушы телдә сөйләшәм, шушы телдә җырлап, дөнья алып барам, шушы тел аша дөньяга чыктым. Минем башка милләттә эшем юк, мин башка милләткә кысылмыйм, каршы да килмим. Татар теленә, татар милләтенә каршы килгән кеше — минем беренче дошман.

Чыганак:Кызыл таң

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram