Европаның иң зур мәчете исеме билгеле булды

Европада иң зур мәчетнең исеме билгеле булды. Ул Шали шәһәрендә төзелә һәм «Мөселманнар горурлыгы» дип аталачак. Бу хакта «Грозный-информ» хәбәр итә.
Мәчет ачылышы 23 августка билгеләнгән. Егерме меңләп кеше сыйдырышлы мәчет Чечня Республикасының беренче президенты Әхмәд Кадыйровның тууына 68 ел тулу уңаеннан ачыла.
Бәйрәмгә 43 дәүләттән 200 кунак, шул исәптән, 150 чит ил вәкиле һ.б. чакырулы, диелә хәбәрдә.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram