«Авыл укытучысы» федераль программасын республикадан өстәмә финанслау ниятләнә

«Авыл укытучысы» федераль программасын финанслауга Татарстан Республикасыннан да акча өстәү планлаштырыла. Бу хакта бүген Казанның 179 гимназиясендә очрашудаТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте. Биредә яшь укытучылар белән очрашу узды.

Яшел Үзән районыннан инглиз теле һәм информатика укытучысы Ризидә Фәтхуллина министрдан авыл җирлегенә кайткан яшь укытучыларга бирелә торган ярдәм программалары турында сорады.

«Бу дөрес куелган сорау. Без тармакка талантлы кешеләр килергә тиеш, дибез, ләкин шәһәргә авылга караганда күбрәк киләләр. Безнең мәгариф линиясе һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы буенча да программалар бар. Без киләсе елга «авыл укытучысы» программасы буенча республика акчасын кушып финанслауны планлаштырабыз. Федераль документка үз акчабызны да өсти алыр идек», — ди Рафис Борһанов.

Ул авыл укытучысының мөһим кеше булуын, җирлек башлыгыннан соң икенче урындагы кеше булуын әйтте. «Теләсә нинди торак пунктта аны халык хөрмәтли. Без кешеләрнең үзләре туйганчы ашамаса да, укытучыга азык-төлек илткән вакытларны искә төшерәбез. Хакимият башлыкларын да мөмкин кадәр күбрәк ярдәм күрсәтергә өндибез. Иң мөһиме — финанс ярдәме», — диде министр.

Рафис Борһанов укытучы өчен беренче эш еллары авыр булуын асызыклады. «Май указлары да, мәктәптәге вазгыять тә педагогик белеме булган олырак яшьтәге кешеләргә дә мәктәпкә кайтырга этәргеч бирергә мөмкин дип уйлыйбыз», — диде.

Министр фикеренчә, хакимият башлыгы мәгарифкә зур игътибар бирсә, ул үзе өчен эшли. «Балалар укып бетергәч, күбесе районга әйләнеп кайтып, районны алга алып бару өчен белем тупларга тиеш. Шуның өчен шартлар тудырырга кирәк», — диде ул.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram