Росстандартта кое һәм скважиналардан суны ничек еш тикшерү кирәклеген сөйләделәр

 

Экспертлар сүзләренә караганда, су составы табигый сәбәпләр – корылык яки ташу йогынтысында да, кеше гаебе белән дә үзгәрергә мөмкин. Ашлама һәм чүп чокырлары, агынты су һәм химик калдыклар туфракка үтеп, суны агулый ала.

Лабораториядә суны ким дигәндә елга бер тапкыр тикшерергә киңәш ителә. Ризыкка планлаштырган су гадәттә 15-20 күрсәткечкә сынау уза.

«Тулы анализ органолептик, химик һәм микробиологик күрсәткечләрне үз эченә ала. Мондый тикшеренүләр бары тик лаборатория шартларында гына үткәрелә. Анализны мөстәкыйль рәвештә үткәрү мөмкин түгел – су чиста һәм үтә күренмәле булырга, исе һәм тәме булмаска мөмкин. Ләкин шул ук вакытта анда зарарлы матдәләр булуы ихтимал.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram