Буа районы үзәк дәваханә базасында гериатрия кабинеты ачылды

 

  Буа районы үзәк дәваханә базасында 65 яшьтән өлкәнрәк пациентларга медицина, социаль, психологик ярдәм күрсәтүче гериатрия кабинеты ачылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Табиб-гериатр Әлфия Зыятдинова пациентларны махсус җиһазландырылган кабинетында кабул итә. Аның сүзләренчә, гериатр ярдәменә мохтаҗ әби-бабайларны участок табиблары җибәрә. Аларның күбесе психологик ярдәм сорап килә, табибка эчке кичерешләрен, зарларын сөйлиләр.

Гериатр социаль хезмәткәр ролен дә үти. Ул әби-бабайларның тормыш шартларын, алар белән яшәүчеләрнең ничек кайгыртулары хакында белешә. Проблемасы булса, чишәргә алына.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram