Мөслимдә “Бердәм Россия” партиясенең күчмә утырышы үтте.

Юрий Камалтынов Мөслим активистларына Рәхмәт хатлары тапшырды

 Мөслимдә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Татарстан Республикасындагы депутатлар берләшмәсе Координацион советының гомуми күчмә утырышы үтте. Район кунаклары парк-скверларны, Пушкин ишегалдындагы балалар мәйданчыгын карадылар, милли проектлар кысаларында башкарылачак эшләр белән танышты.

“Аргамак” ат спорты клубы, район үзәк хастаханәсе, “Агромастер” җитештерү компаниясе дә кунакларда соклану уятты. “Кояшлы Ык” ял зонасында да алар хозурлануларын белдерде.

Район мәдәният йортында узган пленар җыелышта кунаклар белән бергә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Мөслим җирле һәм башлангыч бүлекләре вәкилләре дә катнашты. Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин депутатлар берләшмәләренең җәмәгать киңлекләрен үзгәртеп корудагы роле хакында сөйләде.

Мөслим авыл җирлеге депутаты Эльвира Гәрәева һәм Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов депутатларның һәм депутатлар берләшмәләренең җирлекләрдәге роле һәм халык белән эшләүдә ярдәмнәре хакында сөйләде.

Татарстан “Бердәм Россия” сәяси партиясе депутатлар берләшмәсе Координацион советы рәисе Юрий Камалтынов Мөслимдә алган тәэсирләре белән уртаклашты. Республикада милли проектларны гамәлгә ашыруда контроль группаларның эшчәнлеге турында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова сөйләде.

Партиянең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшырылды.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram