Автомобильнең дәүләт номерын үзгәрткән өчен штраф салачаклар

 

Татарстан ЮХИДИ идарәсендә автомобильнең дәүләт номерын үзгәрткән өчен штраф яки машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин, дип аңлаттылар. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

«Россия Югары Суды Пленумының «Административ хокук бозулар турындагы Россия кодексының 12нче бүлегендә каралган административ хокук бозулар турындагы эшләрне караганда суд практикасында барлыкка килүче кайбер мәсьәләләр турында»гы яңа карары чыкты. Анда символлар бозылганда яисә аларның берсенә үзгәрешләр кертелгәндә Дәүләт теркәү билгесе үзгәртелгән дип санала», – дип ачыклык кертте ЮХИДИ идарәсе башлыгы.

Машина йөртүчеләр арасында номерларны төрле предметлар яки материаллар белән яшерү (изолента, пычрак ягу, яфрак яки кар белән каплау, шулай ук номерларны кәгазь һәм башка предметлар белән ябу) тәҗрибәсе бар. Бу «Дәүләт теркәү билгеләрен кую кагыйдәләрен бозып, транспорт чарасы белән идарә итү» маддәсе буенча квалификацияләнә һәм зур күләмдә штрафка (5 мең сум) яки 1-3 айга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итүгә китерә.

«Дәүләт теркәү билгеләрен яшерү өчен механик шторкалар куелган очраклар да кертелә. Алар юл-патруль хезмәте хезмәткәре транспорт чарасын туктаткан вакытта кулланылмаган булса да, бу очракта машина йөртүчегә шулай ук 3 айга кадәр транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яки штраф яный», – диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары полиция полковнигы Александр Разумнов.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram