«Печән базары» фестивалендә быел 120 дизайнер катнашачак

Быел «Печән базары» кысаларында узачак дизайн-маркетта 120 дизайнер катнашачак. Бу хакта Бөтендөнья Татар яшьләре форумының социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә.
«Маркетта сез стилизацияләнгән татар һәм мөселман киемнәрe, интерьер бизәкләре, татарча сувенирлар, хәләл косметика таба алачаксыз. Шунда ук Second hand мәйданчыгы эшләячәк», — диелә хәбәрдә.
  • «Печән базары» фестивале быел 17-18 август көннәрендә Казанның Кабан күле яр буенда уздырылачак.

Чыганак:Татар-информ

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә