Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» оештырыла

 

 

Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә төбәк Иҗтимагый контроль үзәге торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» оештыра. Бу хакта компаниядән хәбәр иттеләр.

«Июль ахыры — август башында татарстанлылар коммуналь хезмәтләргә яңа тарифлар күрсәтелгән счет-фактуралар алачак. Милекчеләргә 8 (843) 236-29-97 телефоны буенча әлеге үзгәрешләр хакында тулырак мәгълүмат һәм кызыксындырган башка сорауларына җавап бирәчәкләр», — дип искәрттеләр ТР торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә төбәк Иҗтимагый контроль үзәгендә.

«Кайнар элемтә» 26 июльдә 9.00-16.00 сәгатьләрдә оештырыла.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә