Язучы Борис Вайнер татар әкиятләрен рус теленә тәрҗемәдә китап итеп чыгарган
Китапка тылсымлы татар әкиятләре тупланган.
«Алмазная гора» дип аталган китап «Рухият» нәшриятында басылып чыккан. Китапка «Турай батыр», «Чәчәк күлмәк» кебек тылсымлы биш татар әкияте тупланган. Шулай ук Борис Вайнерның башка тәрҗемә әсәрләре, татар әкиятләре нигезендә язылган «Алмазная гора» әкият-пьесасы да урнаштырылган.
Китап төсле рәсемле бүләк басма форматында чыгарылган. Рәссамы – Аида Ромашова. Китап кече һәм мәктәп яшендәге балаларга адресланган. Тиражы — 2 мең.
- “Рухият” программасы белән чыгарылган китаплар нигездә китапханәләргә таратыла.
- Борис Вайнер – балалар язучысы, драматург һәм тәрҗемәче. Ул күренекле татар язучысы Гариф Ахуновның кияве, шагыйрә Наилә Ахунованың ире.
Чыганак:Татар-информ