Луиза Батыр-Болгари : «Татар эстрадасы 50 елга артка тәгәрәде»

«Татар эстрадасы 50 елга артка тәгәрәде»

Фото: «Азатлык»

Күренекле композитор Луиза Батыр-Болгари «Азатлык»ка әнә шулай дип белдергән.

— Бәлки, мин артык кискен итеп тә әйтермен, әмма татар эстрадасы хәзер һичшиксез 50 елга кирегә тәгәрәде. Мин, күп еллар музыканың бу юнәлешендә эшләгән композитор һәм үз республикамны яраткан ватандаш буларак, бу күңелсез чынбарлык турында дөресен әйтергә тиешмен дип саныйм.

Күпләр бу проблеманы күтәрергә курка. Күпчелек журналистлар концертлар, яңа башкаручылар турында яза, халык җиңел укый торган интервьюлар эшли, аларның гаилә тормышын яктырта. Ә иң мөһимен беркем дә әйтми.

Безнең эстрадада инде күптән үзешчәнлек алгы планга чыкты. Иң билгеле беренче карлыгач Салават Фәтхетдинов булды. Башкалар да аңа иярде.

Финанс мөмкинлекләре булмаган күп кенә профессионал җырчылар эстрададан китәргә, башка һөнәрләр үзләштерергә мәҗбүр булды.
Хәзер күбрәк үзенчәлеге булмаган, примитив, бер-берсен кабатлый торган җырлар яңгырый. Күпчелек тыңлаучыларда, бигрәк тә яшьләрдә, бу җырлар аптырау уята, оялырга һәм үз тамырларыннан читләшергә мәҗбүр итә.

Кыскасы, бөтен татар эстрадасын үзешчәнлек дип атар идем. Кызганыч, без шундый түбән дәрәҗәгә төштек. Бездә инде 1950 елларда ук симфоник джаз башланган була. Композитор һәм дирижер Олег Лундстрем Казанда яшәгән чорда була ул.

Мин хәзерге музыканы милли эстрада дип тә атамас идем. Болгариядә «чалга» дигән музыка стиле бар. Ул стильдә, гадәттә, рестораннарда чегәннәр җырлый.

Хәер, хәзерге татарныкын мин ресторанда уйный торган музыка дип тә әйтмәс идем…, — дигән ул.

Чыганак:Кызыл тан

Фото: «Азатлык»

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә