Казаннан хаҗга беренче төркем 25 июльдә китә
Казаннан беренче төркем хаҗ сәфәренә 25 июль көнне 16.55 сәгатьтә китә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.
Казан, Буа, Яшел Үзән районнарыннан 49 хаҗины юлга Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин озатачак.
Булачак хаҗилар Мәккәгә «Супер-эконом» программасы буенча бара. Әлеге программа үз эченә катнаш маршрутны ала. Башта татарстанлылар “S7 Airlines” авиакомпаниясе рейсында Казаннан Мәскәүгә юл тотачак. Монда аларга Татарстан хаҗиларының 49 кешедән торган тагын бер төркеме кушылачак, соңгыларының сәфәре Мәскәүдән башлана.
Шул ук көнне 23.20 сәгатьтә әлеге ике төркем «Emirates Airlines» авиакомпаниясе рейсында Дубайга оча, аннары алар Мәккәгә кадәр баручы автобусларга күчеп утырачак. Автобусларда аларның ике тәүлек чамасы баруы планлаштырыла. Сәфәрнең озынлыгы якынча 29 көнне тәшкил итәчәк.
- Быел “ДУМ РТ Хаҗ” рәсми операторы программалары белән 1800 кеше хаҗ кыла. Татарстан хаҗиларының 196 кешелек беренче 4 төркеме изге сәфәргә 24 июльдә кузгалачак. Алар Согуд Гарәбстанына Мәскәүдән оча. Быел хаҗга барлыгы 36 төркемне җибәрү күздә тотыла.
- Хаҗиларның соңгы төркеме Казаннан 4 августта китәчәк.
Казан аэропортыннан хаҗиларны озату 25 июль көнне сәгать 15.00дән 15.30га кадәр була.
Чыганак:Татар-информ