“Иделне сәламәтләндерү” проекты буенча Казанда чистарту корылмалары төзеләчәк

“Россиядә “Идел елгасын сәламәтләндерү” федераль проекты бар. Анда Татарстан да катнаша. Бүгенге көндә республиканың алты районында алты объектны модернизацияләү өчен 1 млрд 200 млн сум акча бүленгән”, — диде спикер.

Евгений Волков әйтүенчә, Әгерҗе (Кызыл Наратлык авылы) һәм Алексеевск (Алексеевск бистәсе) районнарында чистарту корылмалары төзеләчәк. Шулай ук Зәй районында чистарту корылмаларына капиталь ремонт ясалачак, Казанда яңгыр суы канализацияләре өчен чистарту корылмалары төзеләчәк. Алабугада һәм Тәтештә чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча зур масштаблы проект күздә тотыла.

Шулай ук генераль директор урынбасары әйтүенчә, Болгарда да төзелеш булачак. Анда су әзерләү станциясе төзеләчәк. Бу суны барлык таләпләргә дә туры китерү өчен эшләнә.

Барлык төзелеш һәм ремонт эшләрен агымдагы ел азагына төгәлләү планлаштырыла.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә