Казан Россиянең иң эшчән кешеләр яши торган биш шәһәре арасына керде

Респондентларның 10 проценты иң эшчән кешеләр Казанда яши дип белдергән. Шул рәвешле, Татарстан башкаласы ил буенча дүртенче баскычта урнашкан.

Социаль челтәрләрдәге сораштырулар нигезендә төзелгән рейтингның лидеры – Мәскәү. Сораштырылучыларның 36,67 проценты фикеренчә, иң хезмәт сөючән халык Россия башкаласында гомер итә.

Икенче урынны Санкт-Петербург һәм Новосибирск шәһәрләре бүлешкән, алар өчен 13,33әр процент респондент тавыш биргән. Өченче урында — Екатеринбург (11,67 процент).

Бишенче урындагы Уфаны респондентларның 6,67 проценты телгә алган. Ялта һәм Сочи – 3,33әр процент, Краснодар һәм Геленджик аннан да азрак тавыш җыйган.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә

Instagram