WorldSkills чемпионатында катнашучылар үтәчәк юллар 73 процентка ремонтланган

 

Эшче һөнәрләр буенча WorldSkills Kazan дөнья чемпионатында катнашучылар һәм кунаклар үтәчәк урамнар һәм белем бирү учреждениеләренә илтә торган юлларны ремонтлау эшләре 73 процентка төгәлләнгән. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«WorldSkills чемпионаты маршрутлары буенча юлларны әзерләү программасын гамәлгә ашыру барышында 86 юл участогы һәм 36 белем бирү учреждениесе территориясенең бүгенге көндә 36 юл участогы һәм 34 белем бирү учреждениесе территориясендә эшләр тәмамланды. Башкарылган эшләрнең күләме 73 процент тәшкил итә», — дип искәртте ул.

Шул ук вакытта, Куляжев билгеләп үткәнчә, әлеге эшләргә 2 миллиард 650 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

  • Эшче һөнәрләр буенча WorldSkills Kazan дөнья чемпионаты Татарстанда 22-27 август көннәрендә узачак. Ярышларда 67 илдән 25 яшькә кадәрге 1,3 меңнән артык конкурсант катнашыр дип көтелә. Алар 56 компетенция буенча үз осталыкларын күрсәтәчәк.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә