Галимнәр гипертониянең инфаркт һәм инсульт китереп чыгаруын ачыклаган

 

Систолик (югары) һәм диастолик (түбән) артериаль басым инфаркт һәм инсульт килеп чыгуга бертигез йогынты ясый. Мондый нәтиҗәне Америка галимнәре чыгарган. Бу хакта MedicalXpress сайтына сылтама белән “Российская газета” яза.

Баштарак галимнәр йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын югары артериаль басым арттыра дип санаган. Пациентларның 35 миллионнан артык артериаль басым күрсәткечләрен өйрәнгәннән соң тикшеренүчеләр башка нәтиҗәләр ясаган.

“Иң түбән күрсәткеч 130/80 билгесеннән ким булганда, систолик һәм диастолик гипертензиянең авырулар килеп чыгуга бертигез йогынты ясавын ачыкладык”, — дип белдерә белгечләр.

Йөрәкнең сәламәтлеген саклау өчен табиблар авырлыкка игътибарлы булырга, уртача тренировкалар белән шөгыльләнергә, дөрес тукланырга, күбрәк яшелчә, җиләк-җимешләр, яшел тәмләткеч үләннәр һәм артык майлы булмаган сөт ризыклары ашарга киңәш итә.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә