Биш ел эчендә Татарстанда 24 яңа мәктәп, 93 балалар бакчасы булдырылды

Стратегия-2030 гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле Татарстанда 24 яңа мәктәп, 93 балалар бакчасы булдырылды, 220 меңнән артык бала туды. Бу хакта «Татар-информ» МА биргән интервьюсында ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте.

«Бу бик тә куандыра һәм без уңай динамиканың дәвам итүенә өметләнәбез. Гомер озынлыгы да 74,3 елдан артып китте», — дип искәртте ул.

Стратегияне гамәлгә ашыру чорында 14 меңнән артык укучыга исәпләнгән 24 яңа мәктәп, шулай ук 13 меңнән артык сабыйга исәпләнгән 93 балалар бакчасы файдалануга тапшырылган. 550дән артык мәктәп һәм балалар бакчасы ремонтланган, 146 мәдәният объекты, 650дән артык физкультура һәм спорт объекты төзелгән.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә