Владимир Путин металлургия сәнәгате хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Россия тау-металлургия комплексы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады. Котлау тексты Кремль сайтында басылып чыкты, дип яза РИА Новости.

“Хөрмәтле дуслар! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Металлург көне белән котлыйм. Тау-металлургия комплексы һәрвакыт илебез үсешендә, оборона сәнәгатен, транспорт инфраструктурасын һәм башка күп тармакларны ныгытуда төп роль уйнады”, — диде Владимир Путин.

Бүген без эре предприятиеләр төзегән галимнәргә, инженерларга, югары класслы белгечләргә, перспектив җиһазлар һәм технологияләр уйлап тапкан, илебезнең металлургия тармагын дөньяда алдынгы позицияләргә чыгарган белгечләргә хөрмәт күрсәтәбез, дип өстәгән ул.

“Бүгенге буын хезмәткәрләрнең хезмәт традицияләрен саклавы һәм арттыруы, мөһим дәүләт бурычларын хәл итүдә актив катнашуы сөендерә», — дигән Президент.

Ул шулай ук хәзерге вакытта продукциянең конкурентлыгын арттырырга һәм комплексның инвестицион җәлеп итүчәнлеген файдаланырга, яңа сәнәгать урыннарын үзләштерергә, җитештерү куәтләрен модернизацияләргә, шулай ук экологик һәм куркынычсызлык буенча алдынгы стандартлар кертергә, фундаменталь фәнни тикшеренүләрне үстерергә кирәк, дип өстәгән.

«Ышанам ки, сез алга таба да куелган максатларга уңышлы ирешәчәксез, Россиянең сәнәгать һәм экспорт потенциалын үстерүгә ярдәм итәчәксез. Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләр», — дип йомгаклаган Владимир Путин.

Чыганак:Татар-информ

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Без социаль челтәрләрдә