“Питрау – 2019” фестиваленә 30 меңнән артык кунак килүе көтелә
20 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылының Тырлау аланында XX республикакүләм “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивале узачак. Оештыручылар әйтүенчә, фестивальгә 30 меңнән артык кунак килер дип көтелә.
“Бәйрәмгә гадәттә 30-40 мең кеше килә. Быел да шул чама булыр дип уйлыйбыз. Кабул ителгән гаризалар буенча Питрауга 30 меңнән артык кеше килергә тиеш”, — диде Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова.
Питрауга килүчеләр саны елдан-ел арта, ягъни бәйрәм ел саен катнашучылар саны буенча рекорд куя икән. “Элек фестиваль мәйданчыгыннан еракта “Тәпи” чишмәсе бар иде. Чишмәгә су эчәргә бары тик белгән кешеләр генә бара иде. Хәзер Питрау мәйданчыгы “Тәпи” чишмәсенә кадәр барып җитте. Моннан тыш, биредә хәтта мастер-класслар мәйданчыгы, фотографиягә төшү зоналары да оештырылды”, — диде ул.
Фестивальгә Башкортстан Республикасының Бакалы районыннан, Чиләбе өлкәсенең Ногәйбәк, Чибәркүл районнарыннан, Самара, Киров һәм Оренбург өлкәләреннән, Удмуртия Республикасыннан, Татарстан районнарыннан һәм хәтта Франциядән кунаклар һәм фольклор ансамбльләре килүе көтелә. “Татарстанның 60 керәшен фольклор коллективыннан 44-е Питрау бәйрәменә киләчәк”, — диде Людмила Белоусова.
Питрауда чыгыш ясаучы рус, татар һәм керәшен эстрадасы йолдызларының тулы исемлеге дә билгеле.
Фестивальнең эстрада сәхнәсендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Венера Ганиева һәм Георгий Ибушев, җырчы, композитор, шаян сүз остасы Виталий Агапов, Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров, Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Искәндәр Биктаһиров һәм Елена Бичарина чыгыш ясаячаклар.
Җырчылардан Марина Карпова, Ришат Фазлыйәхмәтов, Валерий Шрыков, Лариса Басыйрова, Радик Шәрибҗанов, Оксана Дмитриева, “Рондо” төркеме лидеры Александр Иванов һәм “Мануфактура”, “Форум”, “Электроклуб” төркемнәре солисты Виктор Салтыков чыгышлары көтелә.
Бәйрәмдә “Бәрмәнчек” дәүләт керәшен фольклоры ансамбле чыгышлары да көтелә. “Бәрмәнчек” ансамбле – Питрауның йөзек кашы. Алар бәйрәмгә махсус программа нигезендә махсус чыгышлар әзерли. Фестивальнең төп программасы да “Бәрмәнчек” ансамбле программасы буенча төзелгән”, — ди Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова.
“Питрау” яшьләр дискотекасында алып баручы һәм шоумен Илдус Закиров, DJ Smilezz, DJ Чарджер, МС Алмаз Галләмов, Искәндәр Шакиров, Татарстанның атказанган артисты Булат Нигъмәтуллин, Римма Никитина, Булат “Акбулат” Билалов, Илназ Сафиуллин, Лэйна, Марат Яруллин, Алина Әхмәтшина, Илдар Харисов чыгышлары көтелә.
Бәйрәмдә Раяз Фасыйхов, Хәким белән Гүзәлия, Рифат Зарипов, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов дә чыгыш ясаячаклар. “Рифат Зарипов та чакырулы. Безнең халык аны бик ярата”, — ди Мамадыш районы башкарма комитетның мәдәният бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов.
Чыганак:Татар-информ